Мамадыш районының Уразбахты авылында чын оста яши
Берәрсе сиңа изгелек кылса, олыгайган саен аны һич онытып булмый икән. Ә минем тормыш юлымда изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күп очрады. Бүген шундый заманда яшибез: төймәгә бастың - телевизор, компьютер кабына, интернет челтәренә эләгәсең. Мин дә, заманнан артта калмыйм дип, "Летай"га тоташырга булдым. Авылыбыз мастеры Мөбарәкҗан Юнысовка мөрәҗәгать иттем. Минуты,...
Берәрсе сиңа изгелек кылса, олыгайган саен аны һич онытып булмый икән. Ә минем тормыш юлымда изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күп очрады.
Бүген шундый заманда яшибез: төймәгә бастың - телевизор, компьютер кабына, интернет челтәренә эләгәсең. Мин дә, заманнан артта калмыйм дип, "Летай"га тоташырга булдым. Авылыбыз мастеры Мөбарәкҗан Юнысовка мөрәҗәгать иттем. Минуты, секунды белән килеп тә җитте. Бик булган егет. Телевизорның эчен дә, тышын да биш бармагыдай белә, кирәк булса, сүтеп җыя, читкә ремонтка алып барып йөрисе юк. Карап торышка, гап-гади куллар, ә үзләре әллә нәрсәләр эшлиләр. Ул-бик күп эшләр остасы. "Техника җене кагылган", - дигән гыйбарә нәкъ менә Мөбарәкҗанга туры киләдер. Яраткан эшен 40 ел башкара икән инде. Андыйлар, гадәттә, ирешелгән уңышлары белән масаймыйча, тыйнак кына эшли бирәләр.
Җәмәгате Розалия дә үзенә охшап килгән. Һәркөн иртән авыл урамыннан җыйнак кына гәүдәле, җитез, мөлаем йөзле бер ханым, яшьләргә хас хәрәкәт белән, авыл җирлегенә эшкә ашыга. Җирлекнең бухгалтеры ул. Мөбарәкҗанның бүгенге көндә ирешелгән уңышларында, аның тормыш иптәше, төп киңәшчесе һәм таянычы Розалиянең дә өлеше бик зур. Чөнки канатлар куярлык, көч бирерлек ышанычлы тылың булмаса, бу тормышта нык адымнар белән алга баруы авыр. Сокланырлык һәм үрнәк итеп куярлык күркәм гаиләләрендә энҗе бөртегедәй ике ул тәрбияләп үстереп, югары белем бирделәр. Рәхмәт шундый булганыгыз өчен, бәхет телим сезгә, авылдашларым!
Сания Ганиуллина, Уразбахты авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев