Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районында умарталыкка аю һөҗүм итә

Узган ел хәтта берничә тапкыр умарта ояларын да җимереп киткән. Быел мондый хәл кабатланмасын өчен тәүлек әйләнәсе эт белән кизү торалар, территория электр көтүчесе белән әйләндереп алынган. Әлеге умарталык Югары Сон авылыннан Ишки торак пунктына илтүче юл буйлап барганда, уң якка таба кереп китеп урнашкан. Элекке елларда ул күмәк хуҗалыкка...

Узган ел хәтта берничә тапкыр умарта ояларын да җимереп киткән. Быел мондый хәл кабатланмасын өчен тәүлек әйләнәсе эт белән кизү торалар, территория электр көтүчесе белән әйләндереп алынган.

Әлеге умарталык Югары Сон авылыннан Ишки торак пунктына илтүче юл буйлап барганда, уң якка таба кереп китеп урнашкан. Элекке елларда ул күмәк хуҗалыкка караган була. Ә соңгы вакытта шәхси кулларда икән. Бүген аның җитәкчесе Казанда яшәүче эшмәкәр Эльмир Сафин, дип әйттеләр. Әле күптән түгел генә республика ММЧ-ның берсендә нәкъ менә Эльмирның язмасы басылып чыкты. Аның әйтүенчә, умарталыкка даими рәвештә аю һөҗүм итә. Нәкъ менә шушы мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без бирегә килдек тә инде.

Быелдан умарталыкны Айдар Азаматов арендалый икән. Эльмирга аю хакында да нәкъ менә ул хәбәр иткән.

өрән аю аеруча май аенда актив булды. Аның өе без басып торган урыннан 300-350 метр эчтә, чыршылыкта гына. Атна саен килә иде. Әле ярый эт бар. Ул шунда ук сизеп ала һәм тавыш бирә,- ди умартачы Айдар Азаматов.

Аның әйтүенчә, биредә аю беренче генә елын кунак түгел икән. "Узган ел умарталыкта башка кеше эшләде. Ул монда килеп кенә китә торган булган. Минем кебек кунып ятмаган. Кеше юк чагында аю берничә тапкыр умарталарын талап киткән",- ди Айдар. Бу хәл быел да кабатланмасын өчен саклану чаралары күрә.

-Умарталык территориясен электр көтүчесе белән әйләндереп алдык. Үзем гел монда яшим. Кеше йөргәч, аю килергә курка. Этем дә бар. Дөрес, ул аюны җиңә алмый инде. Әмма аны ерактан ук сизеп, тавыш биреп, хәбәр итеп тора,- ди Айдар.

Соңгы елларда чыннан да көрән аюлар Татарстан умартачылары өчен зур проблемага әверелә. Төнлә килеп, алар зур умарта ояларын җимереп балын ашыйлар, ә кечерәкләрен берничә метрга алып китеп ваталар.

Моңа өстәп, аю бал кортларын да үтерә. Умартачылар борчыла: төн буе урманда умарталыкны саклап утырып та булмый, көрән аюга атарга да ярамый әле - ул Кызыл китапка кертелгән.

өрән аюлар соңгы елларда Татарстанда бик нык үрчеде. Элегрәк алар берән-сәрән генә булган. Илнең күп кенә төбәкләрендә мондый аюлар киресенчә аучылар өчен табыш булып тора, ә бездә атарга ярамый. Хәзер Киров урманнары элекке кебек куе түгел, кисеп бетерделәр. марий якларында зур территорияләр янды. Димәк, хәзер алар Татарстанга күченә. Без егерьларга да хәбәр иттек. Алар белән элемтәдә торабыз. Әмма алар гына да бер әйбер дә эшләтә алмый. Ярдәм югарыдан кирәк,- ди Айдар.

Умартачылар белгечләрдән сорашкан: аю кешене күрсә, аның исен тойса, тавышын ишетсә умарталыкка килми дип аңлатканнар. Шуңа күрә, әлегә бердән-бер чара тәүлек әйләнәсе кизү тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев