Мамадыш районында газета чыгаручылар ник пошаманда
Районыбызда бик күп почта бүлекләрендә булганнан соң, хат ташучыларның абунә белән шөгыльләнергә вакытлары юклыгын сизә башладым. Сәбәбе - әлеге дә баягы, акчасы аз, ә эше күп. Берничә эш алып баручы хат ташучы, бу хәлгә эче пошса да, берни кыра алмый. Ә без газета чыгаручылар пошаманда - алар шөгыльләнмәгәч, халыкны матбугатка...
Районыбызда бик күп почта бүлекләрендә булганнан соң, хат ташучыларның абунә белән шөгыльләнергә вакытлары юклыгын сизә башладым.
Сәбәбе - әлеге дә баягы, акчасы аз, ә эше күп. Берничә эш алып баручы хат ташучы, бу хәлгә эче пошса да, берни кыра алмый. Ә без газета чыгаручылар пошаманда - алар шөгыльләнмәгәч, халыкны матбугатка кем яздырыр? Димәк, тиражыбыз чиелдап кимеячәк. Безне кем кызганырга, хәлебезгә кем керергә тиеш соң?
Шушы уңайдан, һәр атнаның бер көнендә баш мөхәрриребез Светлана Ханова, хат ташучы белән алдан сөйләшеп, газетка яздыру белән булышу өчен мине чыгара башлады. Һәр атнаның бер көнендә шулай хат ташучы булып "эшләп" алам. Бу үзен күзгә күренеп аклый. Чираттагы юлыбыз районыбызның иң олы авылларыннан берсе-Түбән Ушма. Почта бүлеге начальнигы Гөлсинә Вахитова җылы каршы алды.
Сәгать уклары 11не күрсәткәндә, без Гөлсинә Сафина белән Түбән Ушма буйлап матбугат тарата идек. Иң элек киреләнеп тә алды. Язылмыйлар, бушка йөриячәкбез, менә күрерсең, дип минем күңелне төшерергә тырышты. Акрын-акрын гына сөйләштерә торгач, мин сиңа булышам инде, ди Гөлсинәм. Йөри торгач фәлән кем, район газетасына квитанция тутырдым, яме, акчасын бирерсең", - дип кенә сөйләшә башлады. Гөлсинә ханым авылдашларының психологиясен, кире уйламаячакларын яхшы белә. Хат ташучы матбугат белән укучы арасында тоташтыручы чылбыр кебек. Газеталарны таратуда Гөлсинә ханымга җәмәгате Назиф абый да булыша икән. Хезмәтендә 4 ел эшли. Сумкаларың бушамасын, кулларың армасын, эшеңдә уңышлар юлдаш булсын! "Нократ" газетасы күп килә икән, бу уңышта сезнең дә өлешегез зур, Гөлсинә ханым.
Озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Фәүзия Галиевага газета ошыймы, "Нократ"ка язылмыйсызмы дигән сорау бирдем:
-Язылам, язылам. Нигәдер вакыт булмады, бик юксындым,-дип 3 айга язылды.
-Мин аны күп еллардан ук кызыксынып укыйм. Үрнәк гаиләләр һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язмалар укырга яратам. Табиб киңәшләре, аш-су серләре күбрәк бирегез әле. Халык бик сусаган бит аларга. Алга таба да яраткан газетамнан аерылырга язмасын, - дип саубуллашты.
Суфия апа Исмәгыйловадан:
-Нигә район газетасына язылмыйсыз? -дим.
-Язылмыйча калганыбыз юк иде. Җәмәгате озак еллар шофер булып эшләгән Нурмөхәммәт абыйның түрдән "Языл", дигән сүзе ишетелде. "Белдерүләрен берсен дә калдырмыйча карап чыгам. Алары да кирәк тормыш иткән кешегә",- диде Нурмөхәммәт абый, югалып калмыйча.
Фирая Мингалиева
Фото:kc13.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев