Мамадыш районында булган сәер хәлләр
КӨЗГЕ КАРШЫНДА ЙОКЛАРГА ЯРЫЙМЫ? Кунакка кайткан апам сөйләгәннәрдән. Мин йоклый торган диван башына көзге куйганнар. Көзге каршында йокларга ярамый, дигәнне күптән белә идем, шуңадырмы, байтак боргаланып яткач кына йоклап кителгән. Җилкәмә кагылганнан уяндым. Башымны борсам, озын буйлы, ак киемле хатын-кыз басып тора. Чәчләре кап-кара, куллары урынына - канатлар, үзеннән җылылык...
КӨЗГЕ КАРШЫНДА ЙОКЛАРГА ЯРЫЙМЫ?
Кунакка кайткан апам сөйләгәннәрдән.
Мин йоклый торган диван башына көзге куйганнар. Көзге каршында йокларга ярамый, дигәнне күптән белә идем, шуңадырмы, байтак боргаланып яткач кына йоклап кителгән. Җилкәмә кагылганнан уяндым. Башымны борсам, озын буйлы, ак киемле хатын-кыз басып тора. Чәчләре кап-кара, куллары урынына - канатлар, үзеннән җылылык бөркелә... Башта курыкмадым, рәхәтләнеп ятам... Кинәт айнып киткәндәй булдым, як-ягыма карасам - берни юк. Фәрештәме, әллә йорт иясе булдымы ул. Шуннан соң озак тормады, Сабан туенда әтиебез вафат булды.
"КАРШЫМА ОЧРАГАН АТ ӘТИЕМНЕ АЛЫП КИТКӘН
Мамадыш районының Иске Завод авылында туып-үскән хәзерге вакытта Мамадышта яшәүче танышым Рәкыя апа сөйләгәннәрдән.
Әтием вафат булыр алдыннан өч көн янында тордым. Эшкә Мамадышка китәргә кирәк. Җыенып чыгып киттем. Элек иске Казан юлыннан машиналар районга аз йөри иде. Шәһәргә килеп җиткәнче җәяү бардым. Ап-ак кар яктысы, ай да бик яхшы яктырта. Ниндидер тавыш ишетелде. Ялларын җилфердәтеп, матур чаналы ап-ак ат миңа таба килә. Их, бу ат Мамадышка таба барсын иде, утырып барыр идем, дим. Фатирыма кайтып ярты сәгать тә узмады, энем Гаян шалтырата:-"Әти китте", - ди. Теге матур атның әтине алырга баруы булган, дип юрадым,
Сап-сары яфраклар аударды
11 гыйнварда төнлә төш күрдем. Матур көзге бакча, җирне сап-сары яфраклар каплаган. Шунда абый, Марсель, Гаян, Рәсүл басып сөйләшеп торалар икән, каян болай бергә җыелышканнар соң әле болар, дим икән үземә. Нигәдер кайсы абый, кайсы Марсель, кайсы Гаян, кайсы Рәсүл икәнен ачык кына аера алмыйм. Шул вакыт каяндыр берсе, шушы сары яфраклар, чүпләр тутырган тасны берсенең өстенә китерде дә аударды. "Ай, Алла, бер гөнаһсыз баланың өстенә бу чүпне нәрсәгә сиптең?" - дип кычкырып уянып киттем. Күңелгә шом төште. Эшкә баруга, бүген абый белән сөйләшеп алырга кирәк әле, дим.
Эштә мине бер ханым көтә иде.
- Сезнең Казанда абыегыз бармы? - дип сорады ул.
- Абыем да, энеләрем дә бар, - дим.
- Сез бит Фаяз Гаязович Мирзаәхмәтовның сеңлесе, әйеме, - ди. - Нык булыгыз, аның үле гәүдәсен үз подъездында беренче катта тапканнар, - диде.
Минем тавышка военком йөгереп кергән, секретарь-машинистка су биргән, нәрсә булганын хәтерләмим, аңымны җуйганмын.
Фирая Мингалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев