Мамадыш районы оешма-предпритие коллективларына масс-старт бирелде
Шәһәр стадион-ипподромы кабат чаңгы ярышында катнашучыларны үзендә кабул итте. 22 команда, 120 әп кеше район оешма-предпритияләре арасында узучы X нчы Спартакиадада катнашты. Спартакиадада катнашучылар алдан www.gto.ru сайтында теркәлеп, ID-номер алырга тиеш иделәр. Ир-атлар һәм хатын- кызлар дүрт яшь категориясенә бүленеп старт сызыгына басты:18-29, 30-39, 40-49, 50-59 яшьләр. Ир-атларга биш, хатын-кызлар...
Шәһәр стадион-ипподромы кабат чаңгы ярышында катнашучыларны үзендә кабул итте.
22 команда, 120 әп кеше район оешма-предпритияләре арасында узучы X нчы Спартакиадада катнашты. Спартакиадада катнашучылар алдан www.gto.ru сайтында теркәлеп, ID-номер алырга тиеш иделәр. Ир-атлар һәм хатын- кызлар дүрт яшь категориясенә бүленеп старт сызыгына басты:18-29, 30-39, 40-49, 50-59 яшьләр. Ир-атларга биш, хатын-кызлар өч чакрым дистанцияне узарга кирәк иде.
Район оешма-предпритияләре арасында узучы X нчы Спартакиада нәтиҗәләре түбәндәгечә: 3 нче урында коррекцияләү торак-интернат мәктәбе командасы, икенче урында "Татавтодор" оешмасының Мамадыш районы филиалы, беренче урында исә район электр элемтәсе челтәре коллективы. Җиңүчеләр диплом, медальләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев