Мамадыш районы хаты ташучысы урам нуры
Түбән Яке элемтә бүлекчәсенә килеп керүем булды мине Зәмәрия Ризванова ачык йөз белән каршы алды. Бүлмә эче чип-чиста, килгән кеше аяк киемен салып керә. Почта бүлмәсе кечерәк бер кибет шикелле. Урын-җир әйберләре, шампуньнар, чәй өчен кирәк-яраклар, кайбер азык-төлекләр. Хәер, мин анда үлчәп сатыла торган һәм тиз бозыла торган ризык күрмәдем....
Түбән Яке элемтә бүлекчәсенә килеп керүем булды мине Зәмәрия Ризванова ачык йөз белән каршы алды. Бүлмә эче чип-чиста, килгән кеше аяк киемен салып керә. Почта бүлмәсе кечерәк бер кибет шикелле. Урын-җир әйберләре, шампуньнар, чәй өчен кирәк-яраклар, кайбер азык-төлекләр. Хәер, мин анда үлчәп сатыла торган һәм тиз бозыла торган ризык күрмәдем. Зәмәрия апаның эш күләмен якынча чамаладым инде. Сату итү әле ул күзгә ташланып торган өлеше генә.
Минем миссиям башка "Нократ" газетасына яздырырга кирәк. Менә сабакташым хат ташучы Венера Газизова да килеп җитте. Лаеш техникумын тәмамлап кыюсыз гына чут төймәләрен тартып хезмәт юлын башлап җибәргән яшь кыз, экономист булып озак еллар хезмәт куя. Совхоз таралгач хат ташучы булып бер урында 15 ел эшли икән инде. Йорттан-йортка йөрибез. Кешеләр белән аерым-аерым сөйләшәбез. Гозерләрен тыңлыйбыз. 20 йортка керергә өлгердек, ник берсе кире каксын. Кем әйтмешли, акча эшенең нәрсә икәнен беләбез инде анысы. Акчасын ала Венера, газетка яздыру квитанциясен тутыра. Кулларына күз иярми. Мәктәптә укыганда ук яхшы укыды ул. Венера белән сөйләшәм. Эше турында сорашам: "Хезмәт хакыгыз ничек?"-дим. "4 көнгә калдырып боерык яздырдылар, эш күләме шул ук бит", - ди сабыр гына. Бу турыда мин дә бүтән авызымны ачмадым. Юкса, беләм бит: авыллардагы почта хезмәткәрләренең айлык хезмәт хаклары яшәү минимумыннан да кимрәк. Эш ике төрле була: акчалы эш һәм саваплы. Авылларда эшләүче хат ташучыларга саваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телик.
Раилә Абдуллиналарга кергән идек (агымдагы елга өч айга "Нократ" газетасына язылды). "Венера апабыз безнең урам нуры. Кайчан карама йөгерә-йөгерә газета тарата, ул безнең көтеп алынган кешебез. Хәлләребезне сораша. Аны бик яратам, хөрмәт итәм. Ә хөрмәт үзеннән-үзе килми. Хезмәтеңә зур җаваплылык белән карап кына ирешеп була моңа", - диде ул. Венера үзе дә кеше белән уртак тел таба белә шул. Йөз кызартмастай өч баланың әнисе, өч оныкның әбисе, иренең тугры хатыны да бит әле ул.
Тормыш иптәше Нуретдин белән тату, тигез тормышта өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Нурисламны шәһәребездә белмәгән кеше юк. Югары белемле. Диләрә Арчада кияүдә. Ул да югары белемле укытучы. Эльвира быел урта белем алып, Казанга югары уку йортына укырга керде. Ишегалды тутырып кош-кортын, малын асрыйлар алар. Җәйләрен ишегаллары гөлбакчага әверелә. Атна саен диярлек кайткан балаларына, оныкларына куанып туялмыйлар.
Фирая Мингалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев