Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш политехник көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды

Бүген Мамадыш политехник көллиятендә истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 41 егет-кызга тантаналы рәвештә төзүче, наладчик һәм автомеханик һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай матди - техник базасы, үзенең һөнәргә өйрәтү, укыту методикасы булган, республика һөнәри белем...

Бүген Мамадыш политехник көллиятендә истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 41 егет-кызга тантаналы рәвештә төзүче, наладчик һәм автомеханик һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды.

Бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай матди - техник базасы, үзенең һөнәргә өйрәтү, укыту методикасы булган, республика һөнәри белем системасында абруйлы учреждениеләрнең берсе. Шуның өстенә, районны авыл хуҗалыгы кадрлары белән тәэмин итүче бердәнбер уку йортыбыз да бит әле ул.

-Политехник көллиятнең районга керткән өлеше әйтеп бетергесез. Биредә белемле һәм тәҗрибәле белгечләр әзерләнә. Уку йортын тәмамлаган студентларның 80% төбәгебездә кала. Бу шулай ук уңай күренеш. Монда алган белемнәр сезгә тормышта да зур этәргеч булсын иде. "Кеше эшне түгел, ә эш кешене табарга тиеш",- дигән мәкаль дә бар бит. Әлегә район яшьләрне тулысынча эш урыннары белән тәэмин итә алмый. Әмма киләчәктә барысы да уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез,- диде студентларны тәбрикләргә килгән район башлыгы Анатолий Иванов.

Белем йортында һәр студентны игътибар үзәгендә тотып, аны кайгыртып, мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен тырышып эшлиләр. Кабинетлар иркен, якты, төзек. Укыту әсбаплары белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Биредә хәзер бары тик заманча укыту чаралары гына кулланыла. Физкультура дәресләре иркен спорт залында үтә. Авыллардан, күрше районнардан килеп йөрүче студентлар өчен тулысынча реконструкцияләнгән тулай торак эшли.

-Бу уку йортында белем алуыбыз белән чиксез горурланабыз. Монда барысы да югары дәрәҗәдә. Көллият уңайлылыгы ягыннан заманча вузлардан да калышмый. Укытучыларыбызга, дусларга рәхмәт белдерәсебез килә. Без 2,5 елда бер гаилә булып, дуслашып беттек. Шуңа күрә бер яктан сөенсәк, икенче яктан, алардан аерылу бераз моңсу да ,- дип сөйләде әлеге учрежденияне кызыл дипломга тәмамлаган Татьяна Скворцова һәм Демьян Долгов.

Чыгарылыш кичәсендә укытучыларга рәхмәт, яшьләргә уңышлар теләп әйтелгән сүзләр күп булды.

-Сайлаган һөнәрегез буенча уңышка ирешергә язсын. Кайда гына эшләсәгез дә, сезнең хакта бары тик мактау сүзләре генә ишетербез дип ышанабыз,-диде яшьләргә диплом тапшырганда көллият директоры Николай Егоров.

Уку чорында үз һөнәрләре нигезләрен әйбәтләп үзләштергәне, аерым фәннәрне өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен бер төркем студентлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Кичәнең кунаклары - "Мамадыштөзү", "Мамадыш икмәк кабул итү предприятисе", АПК "Азык-төлек программасы" җитәкчеләре яшьләргә теләк-фатыйхаларын җиткерделәр, аларны үз коллективларына эшкә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев