Мамадыш почтамты көллият белән дуслашты
Тел авырткан теш тирәсендә йөри, диләр. Без дә үзебезне борчыган, газет өчен мөһим булган подписка, дип йөрибез. Кем әйтмешли, бүген үзең турында үзең кайгыртмасаң, беркем дә сине кайгыртмас. Бар нәрсә акчага корылган, рухи кыйммәтләр икенче планга калган бу заманда киң мәгълүмат чараларының кайберсе мөшкел хәлгә төшеп бара. Аллага шөкер, бу...
Тел авырткан теш тирәсендә йөри, диләр. Без дә үзебезне борчыган, газет өчен мөһим булган подписка, дип йөрибез. Кем әйтмешли, бүген үзең турында үзең кайгыртмасаң, беркем дә сине кайгыртмас.
Бар нәрсә акчага корылган, рухи кыйммәтләр икенче планга калган бу заманда киң мәгълүмат чараларының кайберсе мөшкел хәлгә төшеп бара. Аллага шөкер, бу безнең район газетасына кагылмый. Мамадыш почтамтының матбугат чаралары белән эшләү буенча белгече Мөсфирә Мөбарәкшина белән уйларыбыз туры килеп, булганын уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп бергә эшлибез. Чираттагы Абунәче көнен политехник көллияттә уздырдык. Анда 93 кеше эшли. Барлыгы 45 кеше подписка рәсмиләштергән иде инде. Тагын 11 кеше район газетасына Абунәче көнендә язылды. Аларга бүләкләребез дә бар иде.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев