Мамадыш музее райондашларны тагын бер эксклюзив күргәзмәгә чакыра
"Тукай- безнең күңелләрдә". Шәһәребезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда нәкъ әлеге исем астында кул эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды. Хәтерләсәгез, татар әдәбияты феномены булган Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, 15 нче март көнне биредә иҗади эшләргә конкурс игълан ителгән иде. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр татар милләтенең сөекле улы Тукайга багышлап конкурска рәсемнәр,төрледән-...
"Тукай- безнең күңелләрдә". Шәһәребезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда нәкъ әлеге исем астында кул эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды. Хәтерләсәгез, татар әдәбияты феномены булган Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, 15 нче март көнне биредә иҗади эшләргә конкурс игълан ителгән иде. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр татар милләтенең сөекле улы Тукайга багышлап конкурска рәсемнәр,төрледән- төрле кул эшләнмәләре юллаган. Күргәзмә ачылышында конкурста иң актив катнашканнар дипломнар, истәлекле бүләкләр белән дә билгеләп үтелде. Тәрбияви- әхлакый бәйгенең иганәчесе- җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Розалия Ибраһимова: " Татар халкы яшәгәндә генә Тукай яшәячәк. Тукай безнең күңелләрдә, Тукай рухы сезнең әлеге кул эшләнмәләрегездә",-диде күргәзмә ачылышында.
Сүз уңаеннан, "Тукай- безнең күңелләрдә" күргәзмәсе белән һәр теләге булган кеше 20 нче апрельдән 3 нче майга кадәр таныша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев