Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучыларын быел да 25 минутлык дәресләр көтә

Район һәм шәһәр мәктәпләрендә быел да әхлак дәресләре укытылачак. Дәресләр дүрт юнәлештә: "Дөньякүләм диннәр культурасы", "Ислам дине нигезләре", "Православия культурасы нигезләре", "Дөньяви әхлак дәресләре" алып барылачак. Берничә ел элек мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыта башлау нияте җәмгыятьтә төрле тискәре фикерләр тудырды. Берничә ел дәвамында бу мәсьәләгә әледән әле әйләнеп кайттылар. Россия...

Район һәм шәһәр мәктәпләрендә быел да әхлак дәресләре укытылачак. Дәресләр дүрт юнәлештә: "Дөньякүләм диннәр культурасы", "Ислам дине нигезләре", "Православия культурасы нигезләре", "Дөньяви әхлак дәресләре" алып барылачак.
Берничә ел элек мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыта башлау нияте җәмгыятьтә төрле тискәре фикерләр тудырды. Берничә ел дәвамында бу мәсьәләгә әледән әле әйләнеп кайттылар. Россия хөкүмәте башлыгының мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләрен укыту турындагы фәрманга кул куелуы гына моңа нокта куярга сәләтле булды.

Фотосурәт http://i.mr7.ru сайтыннан алынды

Бу фән Русиянең 19 төбәгендә эксперименталь рәвештә укытыла башлаган иде. Мамадыш әлеге яңалык белән 2010нчы елда йөзгә- йөз очрашты, моннан 3 ел элек әхлак дәресләре бездә ныклап өйрәнелә башлады.

Яңа уку елында әхлак дәресләренең программасы, махсус дәреслекләр һәм кадрлар белән тәэмин ителеш буенча бүген район мәдрәсәсендә фикер алыштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, район имам- мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев рәислегендә барган киңәшмәгә хәзрәтләр, Якшәмбе мәктәбе педагоглары, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм район мәгариф бүлегенннән белгечләр чакырулы иде.

Былтыр авыл җирлекләрендә әхлак дәресләре һәр атнаның пәнҗешәмбесендә укытылды. Тәрбияви лекцияләрнең озынлыгы 25 минут иде. Мисалга, Кече Кирмән авылы мәктәбендә бу фәнне Рәшидә Әүһадиева алып барды.


- Башка елларда әдәп- әхлак дәресен барлык сыйныфларга укыта идем. Быел исә әлеге дәресне, БДИ, ТДИ на сылтап, 9нчы, 11нче сыйныфлар программасына кертмәгәннәр. Минем фикеремчә, олы тормыш юлына аяк басарга җыенучылар, әлеге дәресләргә мохтаҗрак та әле,- дип зарын җиткерде тәҗрибәле мөгаллимә.


Район мәгариф бүлеге белгечләре белән киңәшләшкәннән соң Алена Смирнова әхлак дәресләрен барлык сыйныфларга укытуны бурыч итеп куйды. Олы сыйныф укучыларын алтын 25 минуттан мәхрүм итәргә ярамый, диде ул.

4нче мәктәптә әхлак нормалары турындагы дәресләрне "Изге нур" мәчете имамы Мансур хәзрәт Батыров алып бара. 2016/2017 нче уку елында ул лекцияләрен рус һәм татар телләрендә укыр дип көтелә, чөнки сыйныфларда төрле милләт вәкилләре белем ала, тема һәр укучы өчен аңлаешлы булырга тиеш.

Шәһәр белем бирү оешмаларында укучыларны беренчеләрдән булып әхлак кагыйдәләренә төшендерә башлаган Наил хәзрәт Вахыйтов дәресләренең темаларын балаларның үзләреннән сорарга киңәш итте. "Алар тәкъдим иткән әдәп темаларына әңгәмә корсаң укучыларга кызыграк булыр иде. Эшне интернет аша да активлаштырырга кирәк. "WhatsApp" та һәр сыйныфның үз төркемен булдырып, биредә фикер алышулар оештырырга була ",- диде Үзәк мәчет имамы.

Фотосурәт http://bukvic.ru сайтыннан алынды

Якшәмбе мәктәбе белгечләре дә бу юнәлештә шәһәрдәге белем бирү учрежденияләре белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Өстәмә белем бирү педагогы Татьяна Якушева сүзләренчә, әхлак дәресләре, беренче чиратта, шәхес тәрбияләргә ярдәм итәргә тиеш. "Кыргый агачка прививка салмасаң тәмле уңышка өметләнмә, балалар белән дә шулай, вакытында тәрбия кылмасаң киләчәктә кыен булырга мөмкин. Әлеге дәресләр балаларга яхшыны яманнан аерырга ярдәм итә. Гаиләдә сөйләшә алмаган эч серләрен уртаклашырга, киңәш сорарга мөмкинлек бирә.",- дип искәртә ул.

Совещание по организации уроков нравственности

"Безнең төп бурычыбыз укучылар күңеленә затлы яхшылык орлыкларын чәчү. Ә шытымнары озак көттермәс",- диде Алена Смирнова сүзен йомгаклап.

Совещание по организации уроков нравственности

Быел да әхлак дәресләре системалы рәвештә алып барылачак. Сыйныфлар кече, урта һәм өлкән звеноларга бүленәчәк, һәрберсе өчен аерым программа төзеләчәк. Район мәгариф бүлеге тарафыннан мөгаллимнәр дәрес эшкәртмәләре белән тәэмин ителәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев