Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдрәсәсе ишекләре ачык

Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен шәһәребездә мәдрәсә бар. 3 октябрьдән анда укулар башлана. Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз", - ди. Гыйлемле кеше тормышта үзен өметле хис итә, заман...

Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен шәһәребездә мәдрәсә бар. 3 октябрьдән анда укулар башлана.

Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз", - ди. Гыйлемле кеше тормышта үзен өметле хис итә, заман авыруларына бирешми, яшәү рәвешен динебез кушканча тәртипкә сала. Пәйгамбәребезнең: "Коръән укылган йортка фәрештәләр төшә, анда мал арта, бәрәкәт иңә. Ә Коръән укылмаган өйгә
шайтан ияләшә, аннан фәрештәләр кача, мал, бәрәкәт, тынычлык китә",- дигән сүзләре дә бар. Ислам динендә гыйлемнең абруе бик зур. Аллаһы Тәгаләнең сүзе булган Коръәни-Кәрим иңдерелүе дә "Укы!" сүзеннән башланган.
Кешеләргә хакны ялганнан аеру, бәхетле яшәү өчен Аллаһы Тәгалә үзенең күрсәтмәләрен җибәргән һәм гыйбадәт кылып яшәргә кушкан. Ә гыйбадәт кылып яшәү өчен гыйлем кирәк. Гыйлемне шәһәребездәге мәдрәсәдә алу мөмкинлеге бар. Белем алуга омтылучы саф күңелле кешеләргә ара ераклыгы да киртә түгел.

Фирая Мингалиева, мәдрәсә укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев