Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды

Бүген бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Татарстанда 12нче сентябрь ял көне дип игълан ителгән иде. Иртән дин кардәшләребез мәчетләрдә узган бәйрәм чараларында катнаштылар. Корбан гарәп теленнән якынаю, "Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер" дип тәрҗемә ителә. Корбан гаете - бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк көндер. Бу көнне...

Бүген бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Татарстанда 12нче сентябрь ял көне дип игълан ителгән иде. Иртән дин кардәшләребез мәчетләрдә узган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Корбан гарәп теленнән якынаю, "Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер" дип тәрҗемә ителә.
Корбан гаете - бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк көндер. Бу көнне гөнаһ кылу белән бозу ярамый. Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә бу көнне гыйбадәтләр, игелекле эшләр генә кылырга ашкынырга кирәк. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе - корбан чалудыр.
Әлеге бәйрәмнең асылы, үзенчәлекләре хакында шәһәребезнең үзәк мәчете имамы Наил хәзрәт Вахитов вәгазь укыганда да искәртеп үтте.
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм вәгазе - сәгать иртәнге 5 тулганда, ә гает намазы якынча 5 сәгать 50 минутта башланды. Гыйбадәтханәләргә килә алмаучылар өчен "Нократ дулкыннары" радиоканалы бәйрәмне шәһәрнең үзәк мәчетеннән елдагыча турыдан- туры эфирда тәкъдим итте.
Матур гадәт буенча, Корбан бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов та җиткерде.
-Район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да мөселманнарның иң олы һәм мөбарәк бәйрәме- Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм! Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләренә шәфкать хисләре өсти. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан кешеләргә, өлкәннәргә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Бу көн шулай ук иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә,- диде район башлыгы.
Динкардәшләребезгә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның да тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Алга таба бәйрәм намазы укылды, теләкләр әйтеп, дога кылдылар.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы башланды. Быел корбанны 12нче, 13нче һәм 14нче сентябрь көннәрендә кояш баеганчы чалырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев