Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш коткаручылары М-7 трассасындагы иң куркыныч участокларны атады

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршында эшләүче 5нче санлы зона эзләү-коткару отряды районыбызның Түбән Яке авылы янәшәсендә урнашкан. Коллективта 26 кеше исәпләнә. Отряд җаваплылыгындагы зонага Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары керә. Алар М-7 трассасының 895нче километрыннан (Шәдке торак пункты) 1021нче чакрымына кадәр (ЕлАЗ борылышы) хезмәт күрсәтәләр. Федераль юлның әлеге участогы...

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршында эшләүче 5нче санлы зона эзләү-коткару отряды районыбызның Түбән Яке авылы янәшәсендә урнашкан. Коллективта 26 кеше исәпләнә. Отряд җаваплылыгындагы зонага Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары керә. Алар М-7 трассасының 895нче километрыннан (Шәдке торак пункты) 1021нче чакрымына кадәр (ЕлАЗ борылышы) хезмәт күрсәтәләр. Федераль юлның әлеге участогы 126 километрны тәшкил итә.

Отряд җитәкчесе Рифнур Кәримуллин әйтүенчә, быелның 9 аенда алар 225 мәртәбә эзләү-коткару эшләрендә катнашканнар. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 очракка кимрәк. Коткаручылар 43 тапкыр юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга чыккан.

Рифнур Кәримуллин федераль трассадагы иң куркыныч участокларны да атады. Алар түбәндәгеләр: 896нчы км (Шәдке), 948нче км (Түбән Яке), 955нче км (Урта Кирмән), 960нчы км (Рус Кирмәне), 965нче км (Крәш-Пакшин), 987нче км (Костенеево), 991нче км (Мурзиха).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев