Мамадыш халкының уенда бүген бер генә нәрсә
Авыл халкы бу көннәрдә җиләк дип тә, гөмбә дип тә артык кайгырмый. Хәтта бакчада үсми утыручы кыяр-помидорга да әлләни исе китми аның. Печән кирәк, печән! Малкайлар, күзгә карап, печән сорый! Яңгырларның гел зыяны гына булды димәс идем. Котырып үсте, билдән үлән болында. Әмма аны чабарга, җыярга, киптерергә, алып кайтырга әле...
Авыл халкы бу көннәрдә җиләк дип тә, гөмбә дип тә артык кайгырмый. Хәтта бакчада үсми утыручы кыяр-помидорга да әлләни исе китми аның. Печән кирәк, печән! Малкайлар, күзгә карап, печән сорый! Яңгырларның гел зыяны гына булды димәс идем. Котырып үсте, билдән үлән болында. Әмма аны чабарга, җыярга, киптерергә, алып кайтырга әле көн юк диярлек. Кичә-бүгенге исәпкә алмаганда. Кыскасы, үлән күп, печән юк. Кышын малкайларга алып салырлык печәнең булмаса, болындагы үләнне печән дип атап булмый.
Урта Кирмән фермерлары Гатиннарның Яке урманы буендагы люцерна басуына Нургаян Хәбибуллин белән аллы-артлы килеп җиттек. Нургаян - Гатиннарда механизатор булып эшли. Бу юлы "МТЗ" тракторына роторлы чапкыч тагып чыккан иде. Быелгы яшел уракны бу атнаның чәршәмбесендә башлап җибәрделәр алар. Укучыларыбызда соңгарак калмаганнармы, дигән сорау туарга да мөмкин. Инде июльнең уртасына җиттек, районда яшел урак моннан өч атна элек үк башланган иде бит. Әмма әлеге люцерна басуы чәчәк ата башларга әзерләнә генә иде әле. Димәк, чабарга соңару турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә аның өлгереүенең сузылуы - шул ук - май аенда һәм июнь башында көшннәрнең салкын торуында, барыбызны аптыраткан яңгырларда. Белгечләр теле белән әйтсәк, туфрак дымга артык туенды, үсемлекләрнең тамыр системасына кислород керү авырлашты.
-Люцернаны чәчәк ата башлау алдыннан чабарга кирәк. Бу - аның каротин һәм протеин кебек, маллар организмы өчен кирәкле туклыклы матдәләргә иң бай вакыты. Аннан бик яхшы йомшак печән әзерләнә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов та.
Әтиле-уллы Гатиннарның крестьян-фермер хуҗалыкларында биш йөз гектардан артык җирләр бар. Шуларның 150 гектары - печәнлекләр икән. Илле савым сыерлары һәм шуның кадәр симертүдәге үгез бозаулары бар. Барысы йөз баштан артык терлекккә кышлык азык әзерләргә кирәк аларга. Узган җәйдә 360 рулон печән пресслап куйган булганнар. Хәзерге вакытка кадәр ашатырга җиткән. Печәннән тыш, саламы да була, фуражлары да үзләренеке бит әле.
-Эх, бу люцернаны сенажга салырга иде! Массаны турата торган "КИР-1,5" агрегатыбыз юк. Быел алып булмасмы, дигән идек, таба алмадык әле. Малларның баш саны да арта бара бит, - дип офтанды Аяз. Аларның перспективаны күз алдында тотып эшләүләренә күңел сөенде.
Нургаян Хәбибуллин тагып чыккан чапкычны шушы араларда гына сатып алганнар икән. Язгы чәчү беткәч, комбайн ремонтлау белән шөгыльләнгән булган ул. Яңа чапкыч кайткач, аны җыйган.
-Яңгырлар яңадан бимазалый башламаса, күпьеллыкларны ике атна эчендә чабып, җыеп алып бетерергә уйлыйбыз, - диде Аяз.
Бу атнаның сишәмбесендә Татарстан Премьер-министры урынбасары- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат чаралары өчен республикада терлек азыклары хәзерләүнең барышына багышланган брифинг үткәрде. Ул да быел терлек азыклары хәзерләүнең, табигать шартларына бәйле рәвештә, соңаруын, былтыр бу вакытта күпьеллыкларның беренче катын урып алуның төгәлләнгән булуын билгеләп үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бездә дә 20 мең гектарга якын күпьеллыкларның сигез мең чамасы урылган әле. 2 мең тоннага якын печән, 30 мең тоннадан артык сенаж хәзерләнгән. Бер шартлы терлеккә барысы 7,5 шартлы центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз бу. Аны 30 центнердан арттыру бурычы куела.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев