Мамадыш халкы Раштуа бәйрәменә әзерләнә
Елның беренче ярминкәсе. Иртәгә, Раштуа уңаеннан шәһәр үзәгендә бәйрәм чаралары үтәчәк. Традиция буенча, ул иртәнге 9 сәгатьтә авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китә. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит, сөт продукцияләрен, шулай ук башка товарларны авыл хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр тәкъдим итәчәк. Алга таба Раштуа уңаеннан бәйрәм программасы башлана. Моның...
Елның беренче ярминкәсе. Иртәгә, Раштуа уңаеннан шәһәр үзәгендә бәйрәм чаралары үтәчәк. Традиция буенча, ул иртәнге 9 сәгатьтә авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китә.
Яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит, сөт продукцияләрен, шулай ук башка товарларны авыл хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр тәкъдим итәчәк.
Алга таба Раштуа уңаеннан бәйрәм программасы башлана. Моның өчен районыбызның рус һәм керәшен мәдәнияты җәмгыятьләре махсус программа әзерли. Мамадышлыларны һәм шәһәребез кунакларын күп кенә бүләкләр, сюрпризлар көтә.
Барыгызны да иртәнге 9да үзәк мәйданда көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев