Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш кадетлары радиода кунакта

Фуражка, погоннар, тигез сафлар һәм "Здравжелаем!" дигән күмәк аваз - юк, бу армия түгел. Кадет сыйныфларында дәресләр нигездә әнә шулай үзенчәлекле башлана. Ә бүген аларның лаеклы бәйрәмнәре. 17 нче февраль көнне Халыкара кадетлар көне билгеләп үтелә. 1732 нче елның нәкъ 17 нче февралендә Рәсәйдә кадетлар корпусы ачыла. Мәгълүм булганча, районыбызда...

Фуражка, погоннар, тигез сафлар һәм "Здравжелаем!" дигән күмәк аваз - юк, бу армия түгел.

Кадет сыйныфларында дәресләр нигездә әнә шулай үзенчәлекле башлана. Ә бүген аларның лаеклы бәйрәмнәре. 17 нче февраль көнне Халыкара кадетлар көне билгеләп үтелә. 1732 нче елның нәкъ 17 нче февралендә Рәсәйдә кадетлар корпусы ачыла.

Мәгълүм булганча, районыбызда кадет сыйныфларына нигез 2007 елда салынган иде. Мамадыштагы 4 нче санлы мәктәп базасындагы дүрт башлангыч сыйныфта, урта звенодагы биш сыйныфта һәм бер унберенче сыйныфта 262 кадет белем ала. Егетләрне генә түгел, кызларны да биредә ватанга бирелгәнлек рухында тәрбиялиләр, башлангыч хәрби әзерлек нигезләренә төшендерәләр. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң күбесе тормышларын хәрби юнәлештә дәвам итәләр, дип искәртәләр мәктәптә.

Районыбызның кадетлар тормышы белән якыннан танышасыгыз килә икән, бүген "Нократ дулкыннары" радиосы эфирын тыңламый калмагыз. 17. 10 сәгатьтә студия кунаклары кадетлар һәм 4 нче санлы мәктәп директоры Илнур Хәнәфиев үзе булачак. Студия кунакларына булган сорауларыгызны 3-17-65 номеры аша җиткерү мөмкин.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250