Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш көллиятендә Студентлар бәйрәме үтте

Студент булу - яшьлекнең онытылмас, матур бер мизгеле. Тәүге тапкыр "Зачет кенәгәсе"н кулыңа алу, "Студентларга багышлау" чарасында катнашу, сессия имтиханын тапшыру һәм диплом алу көнен студент булган һәр кеше яхшы хәтерлидер. Политехник көллият коллективында да шундый чараларның берсе- "Студентларга багышлау" кичәсе күңелле итеп оештырылган иде. -Укырга керү, белем алу системасы...

Студент булу - яшьлекнең онытылмас, матур бер мизгеле. Тәүге тапкыр "Зачет кенәгәсе"н кулыңа алу, "Студентларга багышлау" чарасында катнашу, сессия имтиханын тапшыру һәм диплом алу көнен студент булган һәр кеше яхшы хәтерлидер. Политехник көллият коллективында да шундый чараларның берсе- "Студентларга багышлау" кичәсе күңелле итеп оештырылган иде.
-Укырга керү, белем алу системасы соңгы елларда күпкә үзгәрде: белем алыр, фән өлкәсендә эшләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Татарстанда сәләтле яшьләрне яклауга игътибар юнәлтелде. Фән һәм техника буенча яшьләр премияләре, грантлар булдырылды,- ди политехник көллият директоры Николай Егоров.
Бу уку елында көллияттә 600 студент белем ала. Шуларның 220се беренче курска килүчеләр.
Политехник көллияттә 4 белгечлек һәм 6 эшче һөнәрне үзләштерәләр. Белгечлекләргә килгәндә, авыл хуҗалыгы механизациясе, автотранспортка техник күзәтү үткәрү һәм ремонтлау, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, җәмәгать туклануы. Ә эшче һөнәрләрдән автомеханикларны, эретеп ябыштыручыларны, пешекче-кондитерларны, төзелеш мастерларын, наладчикларны, электромонтерларны әзерлиләр.
Беренче курс шәкертләрен студентка багышлау кичәсе барышында уку йортының гимнын да тыңладылар, вакыт капсуласы да салынды. Анысын чыгырылыш кичәсе вакытында алып укыячаклар икән. Шулай ук беренче курслар махсус боткадан да авыз итте.
Концерт номерлары белән үрелеп барган чарада яңа педагогларны да мөгәллимлеккә багышладылар. Андый белгечләрнең саны бу уку елында тугызга тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев