Мамадыш кәҗәләренә сүз әйтмәгез
"Мур кургыры!"-дип сүгәргә яратсалар да, кәҗә хуҗаларына тәмле һәм файдалы сөтен дә бирә, ел саен берәр мең сум акча да китерә. Татарстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша, савым сыерлар асраучыларга-өч, кәҗәләргә бер мең сум субсидия бирә. Узган ел Мамадышта 14 кәҗә булса, быел аларның саны 30га җиткән. Сыерлар-36....
"Мур кургыры!"-дип сүгәргә яратсалар да, кәҗә хуҗаларына тәмле һәм файдалы сөтен дә бирә, ел саен берәр мең сум акча да китерә.
Татарстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша, савым сыерлар асраучыларга-өч, кәҗәләргә бер мең сум субсидия бирә. Узган ел Мамадышта 14 кәҗә булса, быел аларның саны 30га җиткән. Сыерлар-36. Шәһәр башкарма кимитетына әлеге акчалар кайтып җиткән һәм өләшә башлаганнар. Быел гына сыер һәм кәҗә сатып алучылар булса, шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итсеннәр. Юкса, киләсе елда да субсидиягә дәгъва кылучылар исемлегенә эләкмәскә мөмкиннәр.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев