Мамадыш газовиклары кулларына мылтык алды (+фото)
Агымдагы ел күрсәткечләре буенча Мамадыш районы газовиклары төбәгебездә 1200 километр озынлыктагы газ торбалары сузган. Узган атнаның җомга көнендә алар үзләрен гадәти булмаган өлкәдә сынап карады. Дөрес, газовиклар 1200 километрга булмаса да, 100 метр ераклыкка йөгерде. Моннан тыш, биредә волейбол, гер күтәрү, кул көрәштерү бәйгеләре дә үтте. Уеннарда шәһәрнең һәм районыбызның...
Агымдагы ел күрсәткечләре буенча Мамадыш районы газовиклары төбәгебездә 1200 километр озынлыктагы газ торбалары сузган. Узган атнаның җомга көнендә алар үзләрен гадәти булмаган өлкәдә сынап карады. Дөрес, газовиклар 1200 километрга булмаса да, 100 метр ераклыкка йөгерде.
Моннан тыш, биредә волейбол, гер күтәрү, кул көрәштерү бәйгеләре дә үтте. Уеннарда шәһәрнең һәм районыбызның барлык авылларыннан килгән газовиклар катнашты.
Чарада, шулай ук, мылтыктан төзлеккә атып тидерү ярышы да үткәрелде. Иң кызыгы - биредә ир-атлар гына түгел, ә хатын-кызлар да үзләрен сынап карый алды.
-Кулыма мылтыкны соңгы тапкыр мәктәптә укыганда физкультура дәресендә алдым. Шул вакыттан соң мылтык тотарга туры килгәне юк иде әле. Бу юлы исә көчемне сынап карарга уйладым, - дип белдерде ГорГаз хезмәткәре Венера Щербакова.
Агымдагы елда уздырылучы спорт бәйгеләрендә быел беренче мәртәбә катнашучылар да булды. Шуңа да карамастан, алар башкалардан калышмады, ә киресенчә, үзләренең җитезлеген күрсәтте. Газ хуҗалыгы контролёры Айгөл Гаязова һәм автоматлаштырылган телефон станциясе (АТС) слесаре Илнур Шәйдуллин әнә шундыйлардан иде.
-Бу чарада мин беренче генә тапкыр катнаштым. Йөгерү һәм мылтыктан ераклыкка ату буенча 2нче урынны яуласам, кул көрәштерү буенча 3нче урынга лаек булдым, - диде Айгөл Гаязова.
Оештыручылар сүзләренә караганда, моның ише чаралар бер өлкәдә хезмәт итүчеләрне тагын да якынайтырга һәм берләштерергә ярдәм итә.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев