Мамадыш гөмбәчеләренә гөмбә җитми
Районда гөмбә җыю вакыты-"тыныч ау" башланды. Хәер, гөмбә сатучылар әлегә бик күп түгел. Аларның берничәсен Яке турысындагы "Сайкичү" базарында очраттык. Биш литрлы бер чиләк гөмбәгә уртача бәя 200-250 сум. Чиләкләрдә күбесенчә гөрәҗдә, әтәч гөмбә, усак һәм каен гөмбәләре, майлы гөмбә. Белгечләр быел гөмбә елы дип сөрән салсалар да, сатучылар бу...
Районда гөмбә җыю вакыты-"тыныч ау" башланды. Хәер, гөмбә сатучылар әлегә бик күп түгел. Аларның берничәсен Яке турысындагы "Сайкичү" базарында очраттык. Биш литрлы бер чиләк гөмбәгә уртача бәя 200-250 сум. Чиләкләрдә күбесенчә гөрәҗдә, әтәч гөмбә, усак һәм каен гөмбәләре, майлы гөмбә.
Белгечләр быел гөмбә елы дип сөрән салсалар да, сатучылар бу көздә гөмбәнең аз булуыннан зарланалар. Ашарга яраклысы түгел, хәтта агулысын да табуы кыен, диләр алар. Урынга килгән "МамадышТВ" телеканалына гөмбәчеләр турыдан- туры интервью бирергә кыймадылар, артык шапырынсак гөмбәбез сатылмас йә, дип шикләнде алар. Тын ау юлы белән табылган хәзинәне шулай тын гына сатасыдыр да инде аны.
Гөмбәне сату процессын читтән генә күзәттек. Сәүдә ноктасына яңа җыелган гөмбә килеп тора, һәр чиләккә сатып алучы табылып тора. Мисалга, казанлы Илдар Мөхәммәтов үзе дә гөмбәче, әмма быел урманга ясаган сәяхәтләре уңышсыз булу сәбәпле, гөмбәне сатып кына алырга булган.
- Гаиләбез без белән гөмбә ашларын бик яратабыз. Яр Чаллыга барышлый ике чиләк майлы гөмбә сатып алган идем инде, кайтканда базарга тукталып тагын алырга булдык,- ди гөмбә җене кагылган Илдар әфәнде.
! Гөмбәнең иң тәмлесе урманда була, диләр. Оста гөмбәчеләр аның баш калкыткан вакытын белеп, сезон җитүгә шунда ашыга. Алай-болай гөмбә эзләү белән мавыгып урманда адашасыз икән, иң мөһиме паникага бирелмәскә, "112" бердәм ашыгыч ярдәм телефонына шалтыратырга, адашкан урында калырга, горизонт юнәлешләрен билгеләргә тырышырга кирәк. Мисалга, каен агачының көньякка караган кайрысы аксылрак, ылыслы агачларның төньякка карап торган ягы карарак булыр. Һәм тагын бер мөһим мизгел- үзегез танымаган, картайган, кортлаган гөмбәләр белән сак эш итәргә кирәк.
Җиргә баш исәк- быел да гөмбәсез калмабыз.
Текст эчендә Вәрис Миннегалиев фотолары
Текст башындагы фотосурәт http://piligrimotel.ru сайтыннан алынды
Айгөл Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев