Мамадыш фермеры бер көнгә 1 тонна сөт савып алырга ниятли
"Павлова" КФХ бүгенге көндә Мамадыштагы иң эре фермерларның берсе. Терлекчелек, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Җитештергән продукцияләрен ярминкәләрдә һәм шәһәрдәге кибетләрендә саталар. Аларның үрнәкләре кунаклар өчен әзерләнгән күргәзмә өстәленә дә куелган иде. -Хәзерге вакытта 329 гектар җиребез, 300 башка исәпләнгән дуңгыз фермасы, 70 баш сыерга, 100 баш үгезгә исәпләнгән сарайларыбыз бар....
"Павлова" КФХ бүгенге көндә Мамадыштагы иң эре фермерларның берсе. Терлекчелек, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Җитештергән продукцияләрен ярминкәләрдә һәм шәһәрдәге кибетләрендә саталар. Аларның үрнәкләре кунаклар өчен әзерләнгән күргәзмә өстәленә дә куелган иде.
-Хәзерге вакытта 329 гектар җиребез, 300 башка исәпләнгән дуңгыз фермасы, 70 баш сыерга, 100 баш үгезгә исәпләнгән сарайларыбыз бар. Бозауларны салкын метод белән тәрбияләү өчен яңа абзар төзү белән шөгыльләнәбез,- диде Олег Павлов.
Аның әтисе Николай Павлов кызыклы гына тәкъдим дә җиткерде. Күргәзмә өстәлләре янәшәсендә торучы сәнәккә күрсәтеп: "Әлеге эш коралына һәйкәл куярга кирәк",- диде ул. "Чөнки сәнәктән башка авыл хуҗалыгын күз алдына да китереп булмый",- дип өстәде фермер.
"Павлова" хуҗалыгында 10 кешегә эш урыны булдырган. 2011нче елда 5700 кг сөт җитештергән булсалар, 2014нче елда әлеге сан 130 430 кг-ны тәшкил иткән, узган ел 149 881 кг булган. Аларны банкалар ярдәмендә ясалган үзенчәлекле диаграммада да күрергә мөмкин. Ә быел үз алларына көнгә 1 тонна сөт савып алу бурычы куялар.
Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, безнең якташыбыз Таһир Җиһаншин Павловлар гаиләсе эшчәнлеген югары бәяләде.
-Бик тә матур, бик тә тырыш гаиләгә алып керделәр безне. Үзем шушы районнан булгач, алар өчен икеләтә сөенеп йөрдем. Әлбәттә Яшел Үзәндә дә тырыш фермерлар шактый. Үҗәт булмасаң, көне-төне хезмәт куймасаң, бу өлкәдә уңышка ирешү мөмкин дә түгел,- диде Таһир Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев