Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш чыршысы өчен тавыш бирәбез

"Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесе дәвам итә. Аны елдагыча Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы игълан иткән иде. Конкурс җөмһүриятебезнең бөтен район һәм шәһәрләре арасында уза. Бу бәйгедә Мамадыш районының Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәң, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашырга мөмкинлек бар. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына...

"Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесе дәвам итә. Аны елдагыча Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы игълан иткән иде. Конкурс җөмһүриятебезнең бөтен район һәм шәһәрләре арасында уза.

Бу бәйгедә Мамадыш районының Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәң, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашырга мөмкинлек бар. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп (аның адресы: http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm), райондагы үзәк чыршының бизәлеше һәм аның янында оештырылган бәйрәм программасын 5 баллы шкала буенча бәяләргә кирәк.

Мәгълүм булганча, бәйгенең приз фонды 10 миллион сумны тәшкил итә.

Оештыручылар белдерүенчә, "Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесенә гыйнвар азагында нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев