Мамадыш балыкчылары өчен профилактик әңгәмә узды
Язгы боз хаталарны кичерми. Кешеләрнең ваемсызлыгы еш кына үлем очракларына да китерә бит. Ярдан аерылган боз өстендә агып киткән балыкчыларны коткару өчен генә дә ел саен күпме көч сарыф ителә! Бу хакта безгә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре сөйләде. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык....
Язгы боз хаталарны кичерми. Кешеләрнең ваемсызлыгы еш кына үлем очракларына да китерә бит. Ярдан аерылган боз өстендә агып киткән балыкчыларны коткару өчен генә дә ел саен күпме көч сарыф ителә! Бу хакта безгә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре сөйләде.
"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык. Чыннан да, көзге боз кеше авырлыгыннан чатыр-чатыр чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә. Шушы көннәрдә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Нократ елгасында профилактика чарасы үткәрде. Иң элек алар берничә урында бозның калынлыгын тикшерделәр. Моның өчен берничә урыннан бозны борау ярдәмендә тишеп карыйлар. Белгечләр кисәтүенчә, сулыклар тигез булып туңмау сәбәпле, бер урында боз ярыйсы ук калын булса, икенче урында юка булырга мөмкин.
-Бозның калынлыгы төрлечә. Тыныч урыннарда хәтта 50-55 сантиметрга кадәр җитә. Әмма бу бар җирдә дә шулай дигән сүз түгел. Мәсәлән, Нократ елгасының агым көчле булган участокларында боз бик юка була. Ә бу үз чиратында куркыныч тудыра. Гомумән, язгы боз нинди генә калынлыкта булса да куркыныч инде ул,- ди дәүләт инспекторы Айдар Галиәкбәров.
Белгечләр һәркемне бозга керер алдыннан элементар саклык чаралары күрергә чакыра. Боз зәңгәрсу яисә яшел төсмерле икән, ул нык, ә тонык
булганда, шулай ук су агып төшкән, чишмә типкән урыннарда, куаклар,
камышлар янында, кар көрте астында-ышанычсыз.
Тәҗрибәле балыкчы Игорь Гиоргиев әйтүенчә, алар боз өстенә кергәнче иң элек нәкъ менә аның төсенә игътибар итәләр.
-Куркынычсызлык кагыйдәләрен, таләпләрне яхшы беләбез һәм төгәл үтибез. Кечкенәдән балыкка йөрим. Әлегә Аллага шөкер, күңелсез хәлләргә юлыкканым юк. Бер-береңә якын утырмаска, үзең белән авыр йөк алмаска кирәк. Тишекләрне дә бер-берсеннән ераграк тишү кулай,- ди Игорь Гиоргиев.
Кыш айларында җәяүлегә сулыклар аша боз калынлыгы кимендә 7, төркемләп 12 сантиметр тәшкил иткәндә генә кичәргә мөмкин иде. Кар мотоцикллары шулай ук 12 см дан, ә авырлыклары 1,5 тоннадан артмаган автомобильләр боз 25 см дан калынрак булганда керә алалар. Дөрес, соңгылары боз өстендә бары тик махсус кичүләрдә генә хәрәкәт итә ала. Билгеле булганча, ул безнең районда Чулман елгасы аша эшләде. Бүгенге көндә ул инде ябык.
-Сулыклардагы бәхетсезлек очракларын тыю чаралары белән генә булдырмый калу мөмкин түгел. Без өлкәннәрне - педагоглар, әти-әниләрне бу чорда балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Кеше бозда булганда иминлекнең төп шарты боз калынлыгының кеше авырлыгына туры килүе. Ел саен сезонара чорда сулыкларында һәвәскәр балыкчылар үз ваемсызлыклары әсирләре булалар,- ди Айдар Галиәкбәров.
Әгәр дә бәхетсезлек очрагына тарысагыз, мөмкинлек булу белән 01; ә кесә телефоныннан - 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев