Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш авылларында халык җыеннары башланды

Төбәгебез авылларында халык җыеннары башланды. Аның беренчесен кичә Шәдчедә үткәрделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия әлеге җирлектә булып, шәхси йорт хуҗалыкларның яшәеше һәм эшчәнлеге белән танышты, төбәк халкы белән очрашты һәм узган ел биредә башкарылган эшләрне бәяләде. Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, авылларның киләчәге фермерлар кулында. Әлеге юнәлешне үстереп...

Төбәгебез авылларында халык җыеннары башланды. Аның беренчесен кичә Шәдчедә үткәрделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия әлеге җирлектә булып, шәхси йорт хуҗалыкларның яшәеше һәм эшчәнлеге белән танышты, төбәк халкы белән очрашты һәм узган ел биредә башкарылган эшләрне бәяләде.
Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, авылларның киләчәге фермерлар кулында. Әлеге юнәлешне үстереп кенә салаларны саклап калып булачак. Үрнәк итеп китерелгән мисал Вахит авылында гомер кичерүче Сәмигуллиннар иде. Алар төбәктәге иң тырыш гаиләләрнең берсе. 4 уллары үсеп килә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-толек министрлыгының программасы буенча 200 мең сум субсидия алып, гаилә фермасы оштырдылар. Хуҗалыкта дистәгә якын савым сыеры, бозаулар исәпләнә. Җир эшкәртәләр, агач яру пилорамасы да бар. Киләчәктә терлекләрнең баш санын тагын да арттырачакмын,- ди фермер Наил Сәмигуллин.
-Уңышка ирешү сере бик гади- тырышырга кирәк. Шул чагында гына продукция ала аласың. Малларны тукландыруга зур игътибар бирәбез. Рационны гел тулыландырып торабыз. Чыгымнар күбесенчә техникага тотыла инде. Запас частьлар, ягулык материаллары алуга. Шунсыз булмый. Ә гомумән, зарланмыйм, яшәргә була,- диде Наил.
Вахит авылы клубында үткәрелгән җыелышта район башлыгы Анатолий Иванов Наил Сәмигуллин гаиләсен башка авылдашларына үрнәк итеп китерде. Гомумән, җирлектә үз эшләрен ачып җибәрергә сәләтле булган 16 гаилә исәпләнә. Алар өчен бүгенге көндә гамәлдә булган программалар хакында сөйләделәр. Авылда яшәүчеләр өчен мөһим яңалык та бар- әгәр дә моңа кадәр 200 мең сум күләмендә кире кайтарасы булмаган дәүләт ярдәме алучылар сыерларның баш санын 3 ел эчендә 8 башка җиткерергә тиеш булса, быелдан, савым малының саны 5 булса да җитә икән. Халык файдасына булган әлеге уңай үзгәрешнең нәтиҗәләре дә яхшы булыр, дип өметләнәләр.
Җирлеккә керүче Юкәче, Ямаш, Ташлыяр авылларында да шушындый ук очрашулар булып узды кичә.
Район башлыгы эш сәфәрен алга таба Шәдче урта мәктәбендә дәвам итте. Белем йортының 9нчы һәм 11нче сыйныфларында укучы 16 бала өчен Анатолий Иванов "Тормыш дәресе" үткәрде. Биредә киләчәктә сайланачак һөнәрләр, БДИ-на әзерлек турында сөйләштеләр.
-Әлеге очрашу минем өчен бик файдалы булды. Яңа мәгълүматлар алдык. Үзем киләчәктә татар теле буенча югары белем алырга исәплим. Урын булса, үземнең туган авылымда эшлисем килә,- диде 11нче сыйныф укучысы Алена Евдокимова.
"Тормыш дәресе" тәмамлануга, уку йортының фойесында түгәрәк өстәл артында җирлектәге эшмәкәрләр, фермерлар белән сөйләштеләр. Чарага райондагы башка авыл җирлекләренең башлыклары, икътисадчылар, банк вәкилләре чакырылган иде.
Гомумән, авыл җирлегендә 2016нчы ел дәвамында башкарылган эшләр һәм быелга планнар хакында Шәдче мәдәният йортында сүз булды. Биредә авыл халкы катнашында җирлекнең киңәйтелгән утырышы үтте. Рәсми чыгышларга кадәр Березовая Полянадан килгән Оксана Песцованы сөйләттеләр. Яр Чаллы шәһәреннән күченеп кайткан әлеге гаилә берничә ел дәвамында виктория җиләкләре үстереп сату белән шөгыльләнә.
-Бу бик тә үзен аклый торган һәм яхшы керемле бизнес. 1нче елны 1млн200 мең сумлык табыш алдык. Чыгымнар беренче елда 950 мең сум булды. Әмма бу беренче елда гына шулай. Алга таба үсентеләр үзеңнеке, кирәкле әйберләр бар. Керем дә арта. Икенче сезонда 3млн сум тирәсе табыш алдык. Кызыксынучылар булса, рәхим итегез. Килегез, өйрәтәбез,- диде Оксана Песцова.
Төп доклад белән авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков чыгыш ясады.
Аның сөйләвенчә, Шәдчегә караучы 7 авылда 390 хуҗалык исәпләнә һәм 1200 кеше яши. 2014нче елдан башлап халыктан җыела башлаган үзара салым акчасы республика бюджетыннан яңадан 4 кә артып кайтып күп кенә эшләр башкарылган. Ике ел эчендә барлыгы - 1млн 478мең 400 сум акчаны кирәкле һәм әһәмиятле эшләргә тотканнар. Узган ел да бу эш дәвам итеп, акчалар юллар ремонтына, чишмә төзекләндерүгә һәм берничә мәдәният учагына косметик ремонт уздыруга сарыф ителгән. Ә 2017нче елда үзарасалым акчаларын урамнардагы яктырткычларны яңаларына алыштыруга тотачаклар.
Төбәктәге демографик вәзгыять бүгенге көндә уйланырга мәҗбүр итә. Соңгы 5 елда халык саны 73 кешегә кимегән. 2016нчы елда җирлектә нибары бер генә бала туган.
Соңыннан авыл җирлегенең эшчәнлегенә бәяне район башлыгы Анатолий Иванов бирде. Чыгышы вакытында төбәк халкын тагын да тәвәккәлрәк булырга чакырды җитәкче. Шәхси тармакта терлекләрнең баш санын арттыру, демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртү зарурлыгын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев