Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш аграрийлары кыр эшләренә старт бирелгәнен генә көтә

Районыбыз хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия бәяләде. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Белгечләр техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде. Яз - игенчеләр өчен сынау чоры булып тора. Әлеге фасылның бер...

Районыбыз хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия бәяләде. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Белгечләр техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде.
Яз - игенчеләр өчен сынау чоры булып тора. Әлеге фасылның бер көне ел туйдыра, дип тә юкка гына әйтмәгәндер, халык. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексына караучы оешмаларда төп игътибар техникаларны сафка бастыруга бирелә. Дөресрәге, ремонт эшләре күпчелегендә инде төгәлләнгән дияргә дә мөмкин. Хәзерге вакытта агрегатларны комплектлау эшләре башкарыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссияләр дә тикшерә башлады. Иң элек ул Усали зонасы хуҗалыкларында узган иде. Аннан соң район җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе белгечләре "АПК "Тәкәнеш", "АПК "Нократ" җәмгыятьләрендә булдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов аларда әзерлекнең узган еллардагыдан яхшырак булуын ассызыклап узды.
АПК "Тәкәнеш" җәмгыяте белгечләре әйтүенчә, алар инде бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. "Старт" биргәннәрен генә көтәбез",- ди хуҗалык инженеры Илнар Хәтимов.
-Безнең төп командабыз язгы кыр эшләренә әзер. Тулаем алганда 95% әзерлек дип әйтергә була. Карап бетерәсе вак-төяк әйберләр генә калды. Язгы кыр эшләренә әзерлек тә әйбәт булды. Кирәкле запас частьларны вакытында алып кайттылар. Хәзер барысы да һава шартларына бәйле,- ди Илнар Хәтимов.
Район буенча язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, әлегә кайбер коллективларда хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Ягулык-майлау материаллары, ашлама, югары кондицияле орлык, запас частьлар, кадрлар мәсьәләсендә ачык калган сораулар бар. "Кырга чыкканчы барлык тракторлар һәм машиналарга да техник күзәтү үткәрү дә зарур",- ди
ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Мамадыш районы һәм шәһәре буенча бүлек җитәкчесе Илнур Сафин.
АПК "Нократ" җәмгыяте механизаторларының да кәефләре яхшы иде. Александр Архипов иң зур стажлылардан.
-Эш шартларыбыз яхшы. Хезмәт хакларыннан зарланмыйм. Сезон башлангач, иртәнге дүрттән төнге унберләргә кадәр дә эшләгән вакытлар була. Мин барлык төр машиналарга да ягулык ташыйм. Техникалар тик тормасын өчен аны үзвакытында китерергә кирәк,- ди Александр Архипов.
Комисссия вәкилләре техниканың әзерлеге белән бер вакытта хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һ.б.ларга да игътибар бирделәр.
Җитешсезлекләр күрсәтелде, язгы кыр эшләре башланганчы аларны уңай хәл итү бурыч итеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев