Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернатында сайлаулар көнендә бәйрәм рухы хөкем сөрде
Шәдче авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен бүген менюларында каралганнан тыш аерым ризыклар да пешермәделәр. Әмма көн буе күтәренке кәеф белән йөрделәр алар. Интернат директоры Артур Горбунов интернатка 1895нче Шәдче участок сайлау комиссиясе членнары тавыш бирүне үткәрү өчен керәчәкләрен әйткән иде. Аларның байтагы төрле сайлауларда катнашкан кешеләр бит инде....
Шәдче авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен бүген менюларында каралганнан тыш аерым ризыклар да пешермәделәр. Әмма көн буе күтәренке кәеф белән йөрделәр алар.
Интернат директоры Артур Горбунов интернатка 1895нче Шәдче участок сайлау комиссиясе членнары тавыш бирүне үткәрү өчен керәчәкләрен әйткән иде. Аларның байтагы төрле сайлауларда катнашкан кешеләр бит инде. Комиссия членнары, күчмә урналар белән, әбәт вакытына кадәр үк кереп җиттеләр. Интернатта яшәүче 53 кеше дә, паспортлары белән, гаризалар язып бюллетеньнәр алдылар һәм тавыш бирделәр.
-Мин тынычлык һәм илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирдем. Мин үзем күпне күргән кеше. Хәзер җәннәтегедәй шартларда гомер кичерәм,-диде Яхья Нугайбәков.
-Бездә бөтенесе дә яхшы. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен,-ди Саба якларыннан килгән Мөнирә Газизҗанова.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев