Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Мамадышта нәрсә эшли

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Татарстанның гүзәл почмагы - Мамадыш районында йөри. Җырчылар анда ял итәме, әллә эш буенча барганмы - бу хакта үзләреннән сораштык. - Булат белән бик матур җыр яздырдык. Шул җырга клипны, дуслар тәкъдиме белән, Мамадышта төшерергә ниятләдек. Бу якларның табигате аеруча матур, биредә таулар да, чишмәләр...

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Татарстанның гүзәл почмагы - Мамадыш районында йөри. Җырчылар анда ял итәме, әллә эш буенча барганмы - бу хакта үзләреннән сораштык. - Булат белән бик матур җыр яздырдык. Шул җырга клипны, дуслар тәкъдиме белән, Мамадышта төшерергә ниятләдек.

Бу якларның табигате аеруча матур, биредә таулар да, чишмәләр дә, елга да бар. Мөмкинлек булса, җир җиләгенә дә барырга исәп. Каен җиләгенә бер тапкыр барып өлгердек, инде җир җиләге дә кызарып пешкән, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева.
Җәйге ял турында сорагач исә: "Әлегә уйлашмадык. Булат радиода иртәнге эфирда эшли, аннан соң ураза тотарга да тырышабыз. Бәлки соңрак берәр җиргә барып кайтырбыз", - дип җавап бирде Ләйсән.
Источник: http://matbugat.ru/news/?id=15378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев