Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Кытайга визиттан уңай нәтиҗә көтәбез

Көтәбез генә түгел, ә бу юнәлештә актив рәвештә эшлибез. Муниципаль район башлыгыбыз Анатолий Ивановның Татарстан делегациясе составында Кытай Халык Республикасының Гуанчжоу шәһәрендә узган Халыкара күргәзмә-ярминкәгә сәяхәте нәтиҗәле булды. Делегация әгъзасы - безнең шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин да Кытай партнерларының җәлеп итә торган инвестицияләре белән якыннан танышты. Татарстан Россиягә керүче Кытай...

Көтәбез генә түгел, ә бу юнәлештә актив рәвештә эшлибез. Муниципаль район башлыгыбыз Анатолий Ивановның Татарстан делегациясе составында Кытай Халык Республикасының Гуанчжоу шәһәрендә узган Халыкара күргәзмә-ярминкәгә сәяхәте нәтиҗәле булды. Делегация әгъзасы - безнең шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин да Кытай партнерларының җәлеп итә торган инвестицияләре белән якыннан танышты.

Татарстан Россиягә керүче Кытай компанияләренең старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлаулары белән тирәнтен кызыксына. Кытайның Сычуань провинциясендә ТРның эшлекле кешеләре катнашында узган форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта әйтте. Чара Президентыбызның Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында узды. Ул быелның август аенда Сычуань провинциясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне дә искә төшерде. Күп кенә Кытай корпорацияләре Татарстанда уңышлы эшләп киләләр. Татарстан-Кытай проектларын төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика, җиһазлар, трансформаторлар, цемент җитештерү һәм башка өлкәләрдә дә тормышка ашыру бара. Казан һәм Кытай шәһәрләре арасында туры авиарейслар оештырыла, яңа туристлык маршрутлары эшләнелә.

Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов әлеге олы чараның безнең өчен дә зур мөмкинлеклер ачуын югары бәяли. Районыбыз тарихы, логистикасы, мөмкинлекләре турында презентация материалларын, буклетларны потенциаль партнерларга күпләп өләшкән. Сүз уңаеннан, алар Мамадышта ук кытайча язылганнар. Мамадышлылар җиһаз, сантехника, фонтан җитештерү павильоннары белән җентекләп танышканнар. Әлеге тармакларда эшләүчеләр 40 меңгә кадәр хезмәт хакы алалар икән.

Әлеге производстволарның күбесен Татарстанда гына түгел, ә нәкъ менә безнең шәһәрдә төзелеп килүче "Вятка" сәнәгать мәйданчыгына урнаштырып булыр иде.

Мәгълүм булганча, биредә 80 гектар мәйданда төрледән-төрле әйберләр җитештерәчәк 20-30 завод урнашачак.

Җирле инвесторлар исәбеннән берничә потенциаль резидент үз тәкъдимнәре белән чыкты инде.

Беренче заводның нигезен 2016нчы елның февраль аенда салу, ә октябрь-ноябрь айларында производствоны эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Россиянең Сәнәгать паркы Ассоциациясе белән элемтәләр урнаштырылган. Сәнәгать мәйданчыгының инвестор һәм партнерларга киң мәгълүмат бирүче сайты эшләнелә.

Мәйданчыкның беренчел төзелешләренә бүленеп бирелгән 190 миллион сум ноябрь ахырына кадәр үзләштерелә: электр белән тәэмин итү коммуникацияләре, ике километр юл (асфальт һәм вак таш), койма тоту (хәзергә 25 гектарда), һәркайсы 50 кубометрлы алты сыемлы дүрт су белән тәэмин итү скважинасы, канализация линияләре, чистарту корылмалары төзелә.

Объектта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм районыбызның "Инвестстрой", һәм "Мелиорация" ПМКсы подрядчылары эшли.

Ә белгечләр киләсе елда үзләштерелергә тиешле 200 миллион сумны проектлау өстендә киң кырлы эш алып баралар. Барлык эшләр дә дәвам итәчәк. Тарихи мизгел шушыдыр: районыбызны ике мәртәбә (!) артыграк газ белән тәэмин итәргә сәләтле газүткәргеч төзү башланачак. Әлеге куәтләр "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы өчен генә түгел, башка өлкәләргә дә җитәчәк. Шәһәребез инфраструктурасын алга таба үстерү, кыю планнар төзү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, дигән сүз бу. Мамадышлыларның хәзерге буынына ничек уңай туры килде! Җитәкчеләребезнең бүген тормышка ашырган алагаем планнары алдагы биш-ун елга һәммәбезгә өр-яңа перспективалар ача бит.

Темага

Бу көннәрдә кече һәм урта предприятиеләр арасында Гуанчжоуда узган, 33 илдән 544 компания катнашкан 12нче Халыкара ярминкәгә Татарстан Республикасы бердәм коллектив экспозиция куйган иде. Мондый ярминкәләрдә катнашу - үз бизнесыңны күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Күргәзмә мәйданчыкларын атна эчендә дә карап чыгып җитешеп булмый, аларның 90 процентын Кытай җитештерүчеләре тәшкил итә. Товарлары - уенчыклардан машина төзелешендәге иң соңгы яңалыкларга кадәр. Кытай товарлары югары сыйфатлы һәм бик арзан булулары белән һәркемнең игътибарын җәлеп итә һәм көндәшлеккә урын калдырмый.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250