“Культура“ каналын Мамадыш керәшеннәре кызыксындыра (+фото)
"Культура" каналы журналистлары менә өченче көннәрен инде Мамадыш районында эшлиләр. Алар берьюлы "ике куян койрыгын тотып" йөри: үз каналлары өчен керәшен фольклоры турында тапшыру һәм "ТАТМЕДИА" АҖе өчен халыклар дуслыгы турында фильм әзерли. Кичәге ял көнендә алар Кумырык авылында әбиләр белән очрашып, аларның борынгы күлмәкләрен кигертеп, табигать кочагына алып чыгып...
"Культура" каналы журналистлары менә өченче көннәрен инде Мамадыш районында эшлиләр.
Алар берьюлы "ике куян койрыгын тотып" йөри: үз каналлары өчен керәшен фольклоры турында тапшыру һәм "ТАТМЕДИА" АҖе өчен халыклар дуслыгы турында фильм әзерли. Кичәге ял көнендә алар Кумырык авылында әбиләр белән очрашып, аларның борынгы күлмәкләрен кигертеп, табигать кочагына алып чыгып җырлаттылар. Дүсмәтнең "Җиңәчәйләр" фольклор ансамбле белән дә очраштылар, Комазан башы әбиләре белән уртак тел таптылар. Дүсмәт авылында яшәүче Полина Иванованың гөлләргәгә күмелгән бакчасы, күренекле эшмәкәр Николай Павловның эшчәнлеге турында кадрлар да фильмга керде. Хәзерге минутларда аларны ипи-тоз, якты йөз, гармун һәм иң матур җырлар белән Колышчы керәшеннәре каршы алды.
Алсу Спиридонова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев