Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Халык елый-елый кабер ташларын торгыза: Бәчек авылы фаҗигасе хакында “МамадышТВ“ эфирында сөйләшәчәкләр

Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре. Биредә зиратта инде өченче мәртәбә кабер ташларына зыян салалар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрель көнне авыл халкы кайсы аударылган, кайсы җимерелгән 93 кабер ташына тап була. Вандаллык актлары алдагы ике очракта да...

Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре.

Биредә зиратта инде өченче мәртәбә кабер ташларына зыян салалар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрель көнне авыл халкы кайсы аударылган, кайсы җимерелгән 93 кабер ташына тап була. Вандаллык актлары алдагы ике очракта да язын эшләнгән булган.

Кемнәр тарафыннан кылына мондый җинаятьләр, әллә төбәктә радикаль карашлы кешеләр яшиме? Бу хакта бүгенге "Иман вә әхлак" тапшыруында сөйләшерләр. Әңгәмәдәш-район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев. Бүген,17.30 сәгатьтә, "Иман вә әхлак" тапшыруын карамый калмагыз!

Фото: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев