“Кавказская пленница” фильмын күрсәтү тыелырга мөмкин
Русиядә 6-23 сәгатьләрдә телевизордан алкоголь эчү процессын күрсәтүне тыярга тәкъдим итәләр. Башлангыч авторлары фикеренчә, спиртлы эчемлекләрне күрсәтү сәламәт булмаган тормыш рәвешен яшерен пропагандалау булып тора. Бу җәһәттән "Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында" федераль законның 4 мәддәсенә өстәмә кертмәкчеләр. Аңа ярашлы, 6-23 сәгатьләрдә теле-, видео-, кинопрограммаларда, документаль һәм нәфис фильмнарда алкоголь продукциясен...
Русиядә 6-23 сәгатьләрдә телевизордан алкоголь эчү процессын күрсәтүне тыярга тәкъдим итәләр. Башлангыч авторлары фикеренчә, спиртлы эчемлекләрне күрсәтү сәламәт булмаган тормыш рәвешен яшерен пропагандалау булып тора.
Бу җәһәттән "Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында" федераль законның 4 мәддәсенә өстәмә кертмәкчеләр. Аңа ярашлы, 6-23 сәгатьләрдә теле-, видео-, кинопрограммаларда, документаль һәм нәфис фильмнарда алкоголь продукциясен куллану күрсәтелергә тиеш түгел.
Закон проектына бәя бирергә кушып, вәкаләтле органнарга җибәрү үтенече булган хат Премьер-министр Дмитрий Медведевка юлланган.
Дәүләт думасында һәм Иҗтимагый палатада бу башлангычны хуплаячакларын белдергәннәр. Ләкин Русиядә мондый тыю үтмәячәк, дип белдерә экспертлар. Алар фикеренчә, сәнгать чынбарлыкны чагылдырырга тиеш, ә ниндидер аңлашылмаган мифлар уйлап чыгарырга түгел.
Исегездә булса, мондый тыюлар элек тә булгалады. Бервакыт эчкечелекне пропагандалый дип, иң яхшы комедияләрне күрсәтми башладылар. "Ләкин бүгенге кинофильмнарда алкоголь чын тормыштагыдан да күбрәк", дигән фикердә СССРның халык артисты, режиссер Георгий Данелия.
- Гадәттә бүгенге киноларда ике кеше сөйләшергә утырса, бигрәк тә алар ирләр булса, шунда ук аракы салып эчеп җибәрәләр. Экранда бу тормыштагыдан да ешрак күзәтелә, - ди ул.
- Кичтән балалар белән кино карарга утырабыз, ә анда өлкәннәр аракы эчә. Начар геройлар да, әйбәтләре дә. Бала моны норма буларак кабул итә башлый. Аннары аңа алкоголь куллану зыянлы дип аңлату авыр булачак. Шуңа да балалар караган вакытта телевизордан спиртлы эчемлекләр куллануны күрсәтүне тыярга кирәк, - ди әлеге башлангыч авторы, Дәүләт алкоголь сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин.
Үзәктә яңа чикләүләр 2020 елга алкоголь куллану дәрәҗәсен 55 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар.
Шулай да Дәүләт думасының кайбер депутатлары бу тыюлар белән ашыгырга ярамый, дип белдерә. Фильмнарны тыйганчы, җәмгыятьне алкогольләштерүгә киртә куйган башка ысулларны гамәлгә ашырырга кирәк, дигән фикердә алар. Кайбер классик әсәрләрдә алкоголь куллану персонажның характерын аңлау өчен мөһим. Бу фильмнарга да кагыла. Әйтик, "В бой идут одни старики" фильмында хәрби очучы белән пехотачы коточкыч сынаулардан исән калулары шатлыгыннан эчә. Бу фильмнарны нишләтергә? Аларны 6-23 сәгатьләрдә эфирдан сызып ташлауны күз алдына китерү дә авыр.
Әгәр дә әлеге тыю кертелсә, телеканналлар шулай ук "Иван Васильевич меняет профессию", "Бриллиантовая рука", "Кавказская пленница", "Самогонщики", "Ирония судьбы..." кебек классик киноларны төнлә генә күрсәтә алачак.
чыганак: http://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев