Кама урманчылары мамадышлыларны урманнарны сакларга чакыралар
Бөтенроссия урман утырту көне акциясендә "Кама урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе коллективы нәтиҗәле эшләр башкарды. Бердәм көч белән урман фондында 20,4 гектарда 51 мең төптән артыграк чыпшы, нарат, каен, юкә, миләш, дүләнә һәм башка төр агачлар утырттылар. Чистай шәһәрендә имәнлеккә нигез салынды, шулай ук башка төр агачлар да утыртылды. "Урманнарны янгыннардан...
Бөтенроссия урман утырту көне акциясендә "Кама урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе коллективы нәтиҗәле эшләр башкарды.
Бердәм көч белән урман фондында 20,4 гектарда 51 мең төптән артыграк чыпшы, нарат, каен, юкә, миләш, дүләнә һәм башка төр агачлар утырттылар. Чистай шәһәрендә имәнлеккә нигез салынды, шулай ук башка төр агачлар да утыртылды.
"Урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү, янгын куркынычы көчәйгән чорга сыйфатлы әзерләнү максатыннан һәм урман янгыннары белән көрәшү өчен, урманчылыкта җитәкче-лисничей Рамил Мәхмүтов һәм белгечләр составында оператив төркем оештырылды; аларны сүндерүдә катнашу өчен, учреждение эшчеләреннән өстәмә команда төзелде, аларга янгын сүндерү чаралары беркетелде. Участок урманчылыкларында патрульлек итү графиклары эшләнеп расланды. Бәйрәм һәм ял көннәрендә белгечләр һәм эшчеләр дежур тора. Элекке ясалган янгыннарга каршы полосаларны тикшерү эшләре башланды, алар тагын да озынайтылачак. Урман участокларын арендага алучылар белән янгыннарга каршы чаралар турында сөйләшүләр үткәрәбез. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдаләрен бозучылар булган очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32нче мәддәсе буенча, гражданнар - 1 500дән 3 000гә, вазыйфалы затлар - 10 000нән 20 000гә, юридик затлар 50 000нән 200 000гә кадәр административ җаваплылыкка тартылачаклар", - дип хәбәр итә учреждениенең баш бухгалтеры Любовь Дюртеева.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев