Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Горурлан, Мамадыш, укучыларың Бөтенроссия олимпиадалары призерлары!

Кичә төнге сәгать 10нчыда, район мәгариф бүлеге янында, бүлек һәм 2нче санлы лицей җитәкчеләре, әти-әниләре, Ульяновск шәһәрендә узган биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында призерларын каршы алдылар. Анда лицейның югары категорияле биология укытучысы Роза Хәнәфиева җитәкчелегендә лицейның 9нчы сыйныф укучылары Гүзәл Хәйриева, Зөһрә Фатыйхова, Чулпан Гафурова катнашканнар иде. Өчесе дә Бөтенроссия олимпиадасының...

Кичә төнге сәгать 10нчыда, район мәгариф бүлеге янында, бүлек һәм 2нче санлы лицей җитәкчеләре, әти-әниләре, Ульяновск шәһәрендә узган биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында призерларын каршы алдылар.

Анда лицейның югары категорияле биология укытучысы Роза Хәнәфиева җитәкчелегендә лицейның 9нчы сыйныф укучылары Гүзәл Хәйриева, Зөһрә Фатыйхова, Чулпан Гафурова катнашканнар иде. Өчесе дә Бөтенроссия олимпиадасының призерлары булдылар! "Кызлар олимпиадаларда 7нче сыйныфтан ук катнашалар инде. Берничә тапкыр төбәк һәм республика олимпиадалары призерлары булдылар. Зөһрә Фатыйхова республика олимпиадасында җиңү яулады",-ди лицейның директор урынбасары Елена Шигаева.

"Бөтенроссия олимпиадасында быел илнең төрле төбәкләреннән барысы 269 укучы катнашты. Татарстаннан ун призер булды. Шуларның өчесе безнең лицейдан, минем укучыларым. Мин моның белән горурланам",-диде призерларның остазы Роза Хәнәфиева.

Быел Бөтенроссия олимпиадаларында районыбыздан барысы 5 укучы призер булдылар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев