Гомерен балаларга багышлады
Гомерен балаларга багышлады Әтиемә, Раиф Хәйдәр улы Хәйдәровка, шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Шушы гомер эчендә күпме авырлыклар күрелгән, шатлыклар кичерелгән. Кырык елга якын гомерен ул мәгариф өлкәсенә багышлады. Ул үзенең тормышыннан канәгать. Аның җитәкчелегендә эшләгән коллегаларына үз эшләрен намус белән башкарганнары, район җитәкчеләренә проблемалар килеп туганда ярдәм иткәннәре өчен...
Гомерен балаларга багышлады
Әтиемә, Раиф Хәйдәр улы Хәйдәровка, шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Шушы гомер эчендә күпме авырлыклар күрелгән, шатлыклар кичерелгән. Кырык елга якын гомерен ул мәгариф өлкәсенә багышлады.
Ул үзенең тормышыннан канәгать. Аның җитәкчелегендә эшләгән коллегаларына үз эшләрен намус белән башкарганнары, район җитәкчеләренә проблемалар килеп туганда ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәтле. Укыткан укучылары аны хөрмәт итәләр. Ел саен очрашу кичәсенә чакыралар. Җөри мәктәбе коллективы төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә чакырып тора. Бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм укучылар белән аралашу мәгариф ветеранына тормыштан ямь табып яшәргә этәргеч булып тора.
Укырга кирәк!
1955нче елда, Түбән Шүләңгер сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, укуын Лубян урта мәктәбендә дәвам итә әти. Бер атна укыгач, авылга кайткан малай, өйдәгеләргә: "Мин укырга бармыйм, анда акча да түлисе икән, ат белән колхозда гына эшлим!" - дип белдерә. Әти- әнисе мәсьәләне кискен куя: "Укыйсың, акчасын түләрбез!". Нократ елгасы аша көймәдә, паромда йөреп укырга туры килә аңа. Башта бухгалтерлыкка укыса да, күңеле гел мәктәпкә, балалар арасына тартыла.
Мәктәптә 40 ел
Укытучы булып Шәдче урта мәктәбендә формалаша. Математика буенча үзенең остазлары дип Разыя Маликованы, Флера Сафинаны һәм Гаян Хәсәновны саный. Ә җитәкчелек эшенә Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәфи Фәхриевтан, завучлар Сабит Ильясовтан һәм Әхмәт Газимовтан өйрәнүен зур горурлык белән әйтә. Аңа Вахит сигезьеллык, Шәдче һәм Җөри урта мәктәпләрендә директор булып эшләргә туры килә. Яңа ачылган Җөри мәктәбендә укытучылар коллективын туплап, җиһаз һәм укыту өчен кирәкле әсбапларны Казан һәм Чаллыдан ташып, яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру аның төп максаты була. Һәр мәсьәләне коллектив белән киңәшеп эшләү нәтиҗәсендә мәктәп коллективы зур уңышларга ирешә. Үзе төгәллекне яраткан директор укытучылардан, укучылардан да шуны сорый. Таләп иткән отчетларны, мәгълүматларны вакытында тапшырып бару нәтиҗәсендә, мәктәп директорлары җыелышларында район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре булып эшләгән Рифат Сәйфетдинов, Шамил Хәсәнов, Рәшит Вәлиев каршында кызарып басып торырга туры килми. Аның укыту буенча урынбасары Земфира Гыйлаева һәм тәрбия эшләре урынбасары Чулпан Әхмәтшина да үз эшләренә җаваплы карыйлар. Аның кул астында эшләгән физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек белән тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Вәзир Фәизов, Василий Васильев, Ришат Сәмигуллин, Зәки Галиев һәм Илсур Батыров укучыларда спортка карата мәхәббәт тәрбияләүдә армый-талмый эшлиләр. Район спорт ярышларында да актив катнашалар, матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Тәҗрибәләр
Мәктәпнең тәҗрибә участогын төзелеш калдыкларыннан чистартып, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерерлек дәрәҗәгә җиткерү өчен дә күп көч куярга туры килә коллективка. Кызыл балчыклы уңдырышсыз участокка кайбер елны егермешәр "КамАЗ" черемә кертәләр. Мәктәп территориясенә Арчадан алып кайтып алмагачлар, урманнан кайтарылган каен, юкә, миләш агачлары утыртыла. Мәктәп бинасы дүрт яктан да чәчәк түтәлләре белән әйләндерелеп алына. Тәҗрибә участогы мөдире итеп Рафидә Галиева билгеләнгәч, эшләр тагын да җанланып китә. Ул һәр елны Чаллыда чәчәк бәйрәмендә катнашып, яңа төр чәчәкләрнең орлыгын алып кайтырга тырыша. Коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, Җөри мәктәбе укытучыларының август конференциясендә оештырылган күргәзмәләрдә мактаулы урыннарны ала. Коллектив суган үстерү белән бик уңышлы шөгыльләнә. Районыбызның әзерләүләр складына һәм район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә унар тонна суган тапшырган еллар да була.
Ярдәмләшеп яшәгәч
Раиф Хәйдәр улына Җөри урта мәктәбендә эшләгәндә биш колхоз рәисе белән эшләргә туры килә. Мәктәп һәм күмәк хуҗалык һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яши. Белем бирү йорты коллективы колхозга бәрәңге алуда, терлекчелек фермаларына шефлык итүдә булыша, колхоз мәктәп ашханәсен продукция белән тәэмин итүдә ярдәм итә. Ул чорда мәктәп котельныена ташкүмер ягыла. Шуның өчен кыш буе Кукмарадан, Мамадыштан күмер ташырга туры килә. Бу эшне башкарганда колхоз ярдәменнән башка берничек тә чыгып булмый. Транспорт белән системалы рәвештә булышканнары өчен бик зур рәхмәтле Раиф Хәйдәрович ул чорда эшләгән колхоз җитәкчеләренә. Шулар арасыннан Миңнелут Хөснетдинов: "Мәктәптә безнең колхозчы балалары белем һәм тәрбия ала бит. Без ничек мәктәп коллективына ярдәм итмәскә тиеш",- дип әйтергә ярата иде", - дип искә ала бүген кичәге мәктәп директоры. Миңнелут абый эшләгәндә мәктәп укучыларына хоккей формасы, чаңгылар һәм чыгарылыш класс укучыларына укучы формасы да колхоз хисабына алынды. Авыл җирендә яшәгәч, укытучылар да мал асрарга тырыша. Терлек азыгы мәсьәләсе һәрвакыт җиңел хәл ителми иде. Миңнелут Әгъзамович колхозчылар белән рәттән укытучыларга да фураж өчен ашлык, печән һәм салам бирүне уңай хәл итте. Ә бер елны, саламны шикәр шакмагы кебек кечкенә пачкаларга пресслап, авылның һәр капка төбе саен машиналардан бушатып чыктылар. Элегрәк Ленин исемендәге күмәк хуҗалык 150 шәр гектар бәрәңге утырта иде. Бәрәңге уңышы да әйбәт була. Бәрәңге участогының 100 гектарын мәктәп коллективы ала. Мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуда ул чорлардагы район башлыгы Илгизәр Ибраһимов һәм район финанс бүлеге мөдире Анатолий Иванов бик зур ярдәм итәләр. Мәктәптә моннан егерме ел элек алынган "ГАЗ"-53 автомашинасы һәм "Т-40" тракторы, арбасы бүген дә сафта, төзек.
Ата-аналарсыз булмый
Мәктәп дирекциясе ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә була. Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү, ата- аналар комитеты эшчәнлегенә юнәлеш бирү, аларны балаларының дәресләрендә утырырга чакыру, төрле кичәләрдә бергәләп катнашу укучыларның белем дәрәҗәсе үсешендә һәм аларга әхлакый тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләр бирми калмагандыр. Коллектив ата-аналарга культура-агарту хезмәте күрсәтүгә дә нык игътибар итә. Һәр бәйрәмгә аерым класс концерт номерлары әзерләп, класс җитәкчесе җаваплылыгында, Кумырык, Түбән Шүләңгер һәм Җөри авыллары халкы өчен концерт куялар. Укытучылар да бу эштә читтә калмыйлар Уку елында бер мәртәбә спектакль, я концерт программасы әзерләп, ата-аналар алдына чыгалар. Кышкы салкында, "ГАЗ-53" автомашинасы кузовында, Кумырыкка кадәр барып, спектакль күрсәткәннәрен хәзер дә искә алалар.
Укытучылар династиясе
Әнием Наилә Фоатовна да укытучы: ул рус теле һәм әдәбияты укытты. Без гаиләдә өч бала үстек. Кызлары, мин һәм сеңлем Эльмира, әти-әни һөнәрен сайладык. Энекәшебез Рамил Казан ветеринария академиясен тәмамлап, "АПК Азык - төлек программасы" хуҗалыгында зоотехник булып эшли.
Әтиебезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсен районыбыз һәм республикабыз җитәкчелеге тиешенчә бәяләде. Гомер буе район газетасының актив хәбәрчесе булды ул. Бүгенге көндә авылда имам вазыйфасын башкара.
Гөлнара Хәйдәрова,
Шәдче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев