Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ел башыннан тугыз нәни мамадышлы юлларда зыян күргән

Ел башыннан район территориясендә балалар катнашында тугыз һәлакәт теркәлгән, аварияләрдә алар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында балалар белән бәйле аварияләр тагын да арта. Җәйге яллардан соң аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мөһим. Шуны истә тотып, республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр...

Ел башыннан район территориясендә балалар катнашында тугыз һәлакәт теркәлгән, аварияләрдә алар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында балалар белән бәйле аварияләр тагын да арта. Җәйге яллардан соң аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мөһим. Шуны истә тотып, республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" дигән профилактик чара үтә. Акция кысаларында район юхидилеләре " Радуга" балалар бакчасында булып кайттылар.

Былтыр ачылганда "Радуга- Салават күпере" балалар бакчасы 220 урынга һәм 10 төркемгә исәпләнгән иде. Быел исә тәрбияләнүчеләрнең саны 250 гә җиткән. Биредәге 11 төркемнең 3се татар телендә тәрбия бирә. Беркемгә дә сер түгел, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе районда иң зурысы.

- Балалар, педагоглар составы бездә бик тату. Бердәм гаилә булып эшлибез. Минем фикеремчә, без шушы ел эчендә якты киләчәкнең ныклы нигезен сала алдык. Әлеге коллектив белән без хәзер спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә яхшы уңыш казана алачакбыз. Бу минем хыялым,-диде «Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Наталья Мартынова.

"Игътибар - балалар!" профилактик чарасы кысаларында район ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов, ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Мамадыш филиалы директоры Лилия Никифорова әлеге учреждениядә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар, балаларны махсус утыргычта йөртүнең һәм куркынычсызлык каешын тагуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаттылар. Лилия Никифорова исә сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен бәйнә- бәйнә аңлаткан китаплар, журналлар һәм яктылык кайтаручы браслетлар өләште.

Сүз уңаеннан, "Салават күпере" балалар бакчасы күптән түгел мобиль автоклассларга ия булды. Учреждение коллективы модульләрне инде эштә сынарга өлгергәннәр. Профилактик чара кысаларында "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" әкиятендә алар автоклассның кайбер элементларын демонстрацияләделәр.

- ЮХИДИ хезмәткәрләрен мин инде коллегаларым дип әйтә алам. Чөнки без уртак эш башкарабыз, безгә сабыйларның иминлеге һәм сәламәтлеге әһәмиятле. ЮХИДИ линиясе аша бирелгән йомшак модульләр һәм автокласслар өчен дә зур рәхмәт,- диде «Салават күпере" балалар бакчасы мөдире.

Сүз уңаеннан, «Салават күпере" балалар бакчасы 25нче август көнне 1 яшь тулган көннәрен билгеләп узарга җыена.

P.S "Игътибар - балалар!" белән параллель рәвештә "Автобус" операциясе уздырыла. Аның барышында райондагы утызлап балалар автобусларның техник хәле, ГЛОНАСС, тахограф системасы белән тәэмин ителеше һәм шоферларының таләпләргә туры килү-килмәве тикшереләчәк. Автобусларда кимчелекләр ачыкланган очракта транспорт чарасы линиядән төшерелә. Район ЮХИДИ идарәсе инспекторы Рафаэль Мөбәрәкшин сүзләренчә, балалар йөртүче автобуслар һәр рейска чыгар алдыннан ЮХИДИдән рөхсәт алырга тиешләр. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучы автобус шоферларын 3 мең сум, оешма җитәкчеләрен 30 мең сумга кадәр штраф көтә.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев