Беренче өч машина Мамадышта ачылган боз кичүенең ныклыгын сынады
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Кече көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге белгечләре Чулман елгасы буйлап боз кичүләре ачарга рөхсәт итте. Беренчеләрдән булып, Соколка авылы турысындагы боз кичүе ачылды. Боз кичүе Мамадыш районының Соколка авылын Түбән Кама районының Яңа Закамье торак пункты белән тоташтырачак. Боз кичүләре буйлап хәрәкәт иткәндә, машина...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Кече көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге белгечләре Чулман елгасы буйлап боз кичүләре ачарга рөхсәт итте. Беренчеләрдән булып, Соколка авылы турысындагы боз кичүе ачылды.
Боз кичүе Мамадыш районының Соколка авылын Түбән Кама районының Яңа Закамье торак пункты белән тоташтырачак.
Боз кичүләре буйлап хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр юлларын сизелерлек кыскарта ала. Мисал өчен, Мамадыш районын Түбән Кама районы белән тоташтыручы кичү юлны 100 чакрымга кадәр кыскарта.
Махсус комиссия бүген бозның ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын бәяләде. Дәүләт инспекторы Юрий Владимирович Бенедиктов һәм техник күзәтү төркеме җитәкчесе Владимир Александрович Юпуртышкин составындагы комиссия бозны бораулап 25 ноктада аның калынлыгын тикшерде.
Кичү буйлап хәрәкәт бары тик авырлыгы 1,5 тоннадан артмаган җиңел машиналар өчен генә ачык. Бозның калынлыгы 24-26 сантиметр тәшкил итә, урыны белән 45 см. Әлегә йөк машиналарына әлеге маршрутлардан файдаланырга мөмкинлек юк. Боз кичүе түләүле, юлыңны кыскартасың килсә, 150 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Кичүгә керә торган урында шлагбаум тора, полосаның буеннан-буена тиешле юл билгеләре урнаштырылган.
Автотранспортның интенсив хәрәкәте вакытында кичүләрдә кешеләр җылынып чыгу өчен күчмә пунктлар оештырылырга һәм юлда ватылып калган транспорт чараларын эвакуацияләү өчен махсус йөк тракторлары кизү торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев