Бер төркем мамадышлылар Дәүләт бүләкләре алды
Кичә "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган традицион бал-маскарад үтте. Аның кысаларында төбәгебезнең хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Илфат Фаяз улы Хаҗиев, "Төзүсервис" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры - "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Мамадыш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Михайлович Сергеевка "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы", Мамадыш муниципаль...
Кичә "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган традицион бал-маскарад үтте. Аның кысаларында төбәгебезнең хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Илфат Фаяз улы Хаҗиев, "Төзүсервис" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры - "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Мамадыш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Михайлович Сергеевка "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы", Мамадыш муниципаль район Советы водителе Василий Михайлович Тихоновка "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" исеме бирелде.
"Мамадыш сыр-май комбинаты" директоры, Мамадыш муниципаль районының Көмешкүл авыл җирлеге депутаты Максут Мәхмүт улы Әхмәтшин Россия Федерациясе Фдераль Җыенын Федерациясе рәисе В.И.Матвиенконың Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев