Бәрәңгесез нишләрбез?
Май белән июнь айлары эссе көннәре белән нык борчуга салганнар иде. Ниһаять, июль башыннан шифалы яңгырларын коя башлады. "Күп ашасаң бал белән май да кикертә,"-дигәндәй, алар да халыкны пошаманга салды. Июнь аенда Шәдче һәм Красная Горка зоналарында 77, Усали, Кирмән һәм Тәкәнеш зоналарында - 32 миллиметр явым-төшем булган. Ә норма...
Май белән июнь айлары эссе көннәре белән нык борчуга салганнар иде. Ниһаять, июль башыннан шифалы яңгырларын коя башлады. "Күп ашасаң бал белән май да кикертә,"-дигәндәй, алар да халыкны пошаманга салды.
Июнь аенда Шәдче һәм Красная Горка зоналарында 77, Усали, Кирмән һәм Тәкәнеш зоналарында - 32 миллиметр явым-төшем булган. Ә норма - 55-56 миллиметр. Быел районның һәр икътисади зонасында махсус приборлар туфракка эләккән көнлек явым-төшемне исәпләп баралар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, июль аеның беренче унбиш көнлегендә Җиде көн генә яңгыр яумыйча калган.
13нче июль
Красная Горка зонасы - 20 мм. Тәкәнеш - 16 мм. Шәдче - 12 мм. Кирмән - 15 мм. Усали - 16 мм.
14нче июль
Красная Горка зонасы - 15 мм. Тәкәнеш - 12 мм. Шәдче - 8 мм. Кирмән - 28 мм. Усали - 9 мм.
15нче июль
Красная Горка зонасы - 8 мм. Тәкәнеш - 8 мм. Шәдче - 5 мм. Кирмән - 6 мм. Усали - 8 мм.
Унбиш көн эчендә район буенча уртача 60 миллиметр яңгыр яуган. Ә айның уртача нормасы - 65 миллиметр. Соңгы атнада ул бигрәк тә ешайды. Бу кадәр яңгыр файдага гынамы, әллә зыяны да баврмы? Шул турыда кызыксынып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамовка мөрәҗәгать иттек.
-Яңгырлар артыграк китте инде. Күпьеллыкларның икенче катына, аларның җәйге чәчюлекләренә, кукурузга бик файдалы булды. Көзге чәчү өчен җир эшкәртүгә дә файдасы бар - туфракны йомшартты, кантарлар калмаячак. Башаклар тулуына (налив) файдалы булса да, игеннәрнең өлгерүләре тоткарлана башлады. Күгәрек, ончыл чык авырулары да үрчи башлады. Эт эчәгесе дә нык үсеп китте. Игенәргә үрмәләп, аларны ега башлаячак. Бәрәңгедә - фитафтора башланачак. Җир кипшерүгә дарулар сиптереп чыгарга кирәк,-диде ул.
Шәһәребездәге берничә һәвәскәр бакчачы белән дә элемтәгә кердек.
-Яңгырлар корылык кебек үк зыян китерә алмый, - дип сөйләде Әнисә Габбасова. Алар Ушма аръягындагы яңа микрорайоннарның берсендә үз йортлары белән торалар, яшелчә, җиләк-җимеш һәм бәрәңге бакчалары да бар. - Яңгырлар чүп үләннәрнең нык үсеп китүенә дә ярдәм итә. Әмма быел көннәрнең салкынча торуы аларның үсешен тоткарлый әле. Һавада һәм туфракта дымның күп булуы баклажаннар белән татлы борычка аеруча файдалы. Алар дымны яраталар гына. Быел баклажаннарда кортлар да юк. Аларны бетерү өчен химикатлар сиптерергә дә кирәкми. Барысын да яңгырлар юып төшергәндер. Яңгырлар суганнарга, сарымсакка, кишергә һәм кыярларга да файдалы. Помидорлар гына артык дымны яратмыйлар. Сабаклары нык үсеп китеп, помидорларын күтәреп тора алмаслык дәрәҗәгә киләләр, җиргә егыла башлыйлар. Төрле чирләре дә килеп чыга.
"Интернет" челтәрендә яңгырларның чәчкә зыяны турында да кызыклы гына язмаларга юлыктык. "Яңгырлар сезоны вакытында чәчләргә кавык чыгу куркынычы яный. Моннан тыш, яңгыр суы тәэсиреннән чәчләр катыланырга да мөмкиннәр. Башыңны яңгыр тамчыларыннан сакларга тырыш. Атнага өч-дүрт тапкыр ю. Йомшаграк шампуньнар һәм кондиционерлар сайла." http://womendraiv.ru/8743-zatyazhnye-dozhdi-vredyat-volosam.html
Шундый фикерләр...
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Сынамышлар
Колак кычытса, яңгыр яки кар явар.
Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр. Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.
Кояш болытка капланып баеса, яңгыр булыр.
Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.
Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә.
Болытлы көнне кояш кисәк-кисәк кыздырса, кич-яңгыр. Вак яңгыр томалап ява башласа, һава озакка бозылыр.
Яңгыр кире кайтып ява башласа, бик куәтле булыр һәм боз да булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев