Бүген якташыбыз “ТНВ” каналында чыгыш ясаячак
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бүген "ТНВ-Татарстан" телеканалы концерт-тамаша тәкъдим итә. Ул Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем иҗат төркеме башкаруында булачак. Концертта якташыбыз, Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туып-үскән яшь баянчы Булат Каюмов та катнаша. Булат бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала, бер үк вакытта Миңнехановлар иҗат төркемендә дә...
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бүген "ТНВ-Татарстан" телеканалы концерт-тамаша тәкъдим итә. Ул Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем иҗат төркеме башкаруында булачак. Концертта якташыбыз, Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туып-үскән яшь баянчы Булат Каюмов та катнаша. Булат бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала, бер үк вакытта Миңнехановлар иҗат төркемендә дә эшли. Бәйрәм концерты 12:00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта Булат үзенең инстаграммдагы шәхси битендә язып куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев