Бүген мамадышлыларны агач плитәдә ризык әзерләргә өйрәтәчәкләр
Бүген "Мамадыш ТВ" телеканалы эфирында "Тәмле булачак" тапшыруының чираттагы чыгарылышы күрсәтеләчәк. Кунагыбыз- Ринат Миннегаян улы Хәйруллин. Ул бүгенге көндә Урта Кирмән урта мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән укыта, мәктәп каршында эшләүче "Туган якны өйрәнү" музеен җитәкли. Ринат Миннегаян улы "Казанның 1000 еллыгы медале", "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, Татарстан...
Бүген "Мамадыш ТВ" телеканалы эфирында "Тәмле булачак" тапшыруының чираттагы чыгарылышы күрсәтеләчәк. Кунагыбыз- Ринат Миннегаян улы Хәйруллин.
Ул бүгенге көндә Урта Кирмән урта мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән укыта, мәктәп каршында эшләүче "Туган якны өйрәнү" музеен җитәкли.
Ринат Миннегаян улы "Казанның 1000 еллыгы медале", "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, Татарстан "Уйлап табучылар җәмгыяте"нең 55 еллыгы уңаеннан булдырылган медаленә лаек.
"Нократ" газетасы редакциясенең Д.Крещенов исемендәге премиясе лауреаты да әле ул. РФ, ТР Журналистлар берлекләре әгъзасы, Мәгариф министрлыгының күпсанлы Грамоталары иясе. Тормыш иптәше Хаҗәр ханым белән 3 ул һәм бер кыз үстерәләр. Өч оныклары бар.
Ринат Хәйруллин концертларда, спектакльләрдә катнаша, кичәләр алып бара, күпсанлы мәкаләләр авторы.
Бүген ул тамашачыларга утын пүләненнән "Финская свеча" ясарга һәм шунда эремчек суыннан коймак пешерергә өйрәтәчәк.
Тапшыру 17:20 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев