“Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы Мамадышта экологик бәйге үткәрә
Районыбызның "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы шәһәребезнең 3нче һәм 11нче санлы "Светлячок" һәм "Ландыш" балалар бакчаларында кунакта булды. Алар мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында экологик темага бәйге башлап җибәргәннәр иде. Бу көннәрдә аның 1нче туры дәвам итә. "Шунысы иң сөенечле - һәр бакчада да экологик почмак бар. Кыяр, помидор, борыч кәлшәләре, кар...
Районыбызның "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы шәһәребезнең 3нче һәм 11нче санлы "Светлячок" һәм "Ландыш" балалар бакчаларында кунакта булды.
Алар мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында экологик темага бәйге башлап җибәргәннәр иде. Бу көннәрдә аның 1нче туры дәвам итә.
"Шунысы иң сөенечле - һәр бакчада да экологик почмак бар. Кыяр, помидор, борыч кәлшәләре, кар эрегәнне көтеп инде зур булып үскәннәр, җәйне көтәләр. Балалар өчен эш кораллары да җитәрлек, кайсын ни өчен кулланганнарын да тәфсилләп сөйләп бирделәр. Суган кыягын да үстереп ел дәвамында даими кулланалар икән. Өченче балалар бакчасыннан рус кызы Яна Медведева татарча шигырь сөйләп барыбызны таң калдырды. 11нче бакчадан Диана Нигъмәтҗанова да шигырьне оста сөйләде. Балаларның артистлык сәләтләре бик көчле. 3 ел дәвамында барган "Театрлы нәниләр-2015, 2016, 2017"нең нәтиҗәләре күренә. Балаларның татар телендә матур итеп сөйләшә белүләре сөендерде, бакчалардан бик шатланып кайттык",-дип хәбәр итә мәгариф ветераны, "Ак калфак" район мөслимәләр оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Луиза Мисбахова.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев