Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

100 яшьлек мамадышлы заманында монастырьга китергә теләгән

Кыз фамилиясен күз карасыдай саклаган, кияүгә чыкканда да аны үзгәртмәгән Егорова Анастасия Кузьминична бүген котлаулар кабул итә. Хөрмәтле райондашыбызга 100 яшь тулды. Иң беренчеләрдән булып юбилярны Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрикләделәр. Иң затлы бүләк- РФ Президенты В. Путин һәм үз...

Кыз фамилиясен күз карасыдай саклаган, кияүгә чыкканда да аны үзгәртмәгән Егорова Анастасия Кузьминична бүген котлаулар кабул итә. Хөрмәтле райондашыбызга 100 яшь тулды. Иң беренчеләрдән булып юбилярны Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрикләделәр.

Иң затлы бүләк- РФ Президенты В. Путин һәм үз исеменнән булган бүләкләрне ихлас теләкләргә төреп Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов юбилярга шәхсән тапшырды. Яшәү генә аз, гомер юлын намуслы узу әһәмиятле, дип искәртте район башлыгы.

- 100 яшьлек юбилярларны бармак белән санарлык. Йөз яшькә җитү сирәк кешегә насыйп була. Шөкер, сезнең үз түрегез, үз фатирыгыз, якыннарыгыз бар. Сезнең өчен яшәлгән һәр ел хәзер батырлык. Саулык бирсен Ходай,- диде Анатолий Иванов.

Сәламәтлекнең, озын гомерле булуның сере нидә дигән сорауга җавапны кыска тотты юбиляр. Хезмәт, диде ул һич икеләнмичә. Гомеренең 70 елын хезмәткә багышлый ул. Лаеклы ялга чыккач та 18 ел эшли.

- 42 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куйдым. Сатучыдан башладым,склад мөдире белән төгәлләдем. Сугыш елларында Самара шәһәренең 525 нче санлы хәрби заводында эшләргә туры килде. Пулеметлар җитештерә идек. Ачлык заманды. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр станок артында. Станоклар арасында егылып үлүчеләр дә байтак булды,- дип искә ала дәһшәтле елларны Анастасия Кузьминична.

Сугыштан соң гаилә корып җибәрәләр. Ләкин иптәше тормыш итәр өчен яраклы булып чыкмый. Аерылышалар. Әлеге мәхәббәт вакыйгасыннан соң Анастасия Егорова хәтта монастырьга да китергә теләгән. Бәхеткә, соңрак насыйбы табыла. Кавышалар, кызлары туа. Анастасия Кузьминична бүгенге көндә яраткан кызы Татьяна Павловна Пугачева тәрбиясендә яши.

Төбәгебездә 100 яшен тутырган райондашларны район җитәкчелегенең ел да килеп тәбрикләү гадәте бар. Анастасия Кузьминична киләсе туган көненә дә хөрмәтле кунакларны чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250