10 яшьлек вундеркинд институтка укырга кергән
Кытайның Шанцю шәһәрендә 10 яшьлек кыз Технология институтына кергән. Кабул итү имтиханнарында Чжан Ивэнь исемле әлеге вундеркинд рекордлы 353 балл җыйган. Бу аның икенче омтылышы булган инде - тугыз яшендә ул бер тапкыр кереп караган, ләкин ул чагында нибары 172 генә балл җыйган. Бүтән балалардан аермалы буларак, Чжан мәктәпкә йөрмәгән,...
Кытайның Шанцю шәһәрендә 10 яшьлек кыз Технология институтына кергән.
Кабул итү имтиханнарында Чжан Ивэнь исемле әлеге вундеркинд рекордлы 353 балл җыйган. Бу аның икенче омтылышы булган инде - тугыз яшендә ул бер тапкыр кереп караган, ләкин ул чагында нибары 172 генә балл җыйган. Бүтән балалардан аермалы буларак, Чжан мәктәпкә йөрмәгән, аны әти-әнисе өйләрендә үзләре укытканнар. Кыз институтны бер-ике елда тәмамлап, тизрәк аспирантурага кереп, гыйльми дәрәҗә алу турында хыяллана икән.
чыганак: http://www.tatyash.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев