МАМАДЫШЛЫЛАР КОРРУПЦИЯНЕҢ ТӨП СӘБӘПЛӘРЕНӘ БӘЯ КУЙДЫЛАР
Эшмәкәрлек өлкәсендә коррупция. Бу проблема үз эшләре белән мәшгуль булган, эшмәкәрлек белән берничә ел шөгыльләнүче һәм әле генә үз эшләрен башларга җыенучы күпләрне элек тә борчыды, хәзер дә ул көн үзәгендә кала бирә.
Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тарафыннан, эшлекле коррупцияне ничек кабул итүләрен белү ниятендә, эшмәкәрләр арасында аноним анкеталаштыру уздырылды. Аны оештыручылар бездә кече һәм урта бизнесны үстерүгә комачаулаучы сәбәпләрне ачыклауны максат итеп куйдылар. Сорашуда барлыгы 50 кеше катнашты. Алар, оештыру-хокукый форма буенча, түбәндәге категорияләргә бүленделәр: респондентларның 64 проценты юридик зат оештырмыйча хуҗалык итүче субъектлар (шәхси эшмәкәр, вәкиллекләр, филиаллар), 32 проценты – коммерция оешмалары (ААҖ, ЯАҖ, ҖЧҖ һ.б.). Бизнес төрләре буенча эшмәкәрләрнең зур күпчелеге (86%) үзләрен – кече, калганнары урта бизнес вәкилләре дип саныйлар.
Эшчәнлегегезнең төп төре нинди?
Әлеге сорауга түбәндәге җаваплар алынды:
–продукция һәм кулланучылар товарлары җитештерү – 5 (сорашуда катнашканнарның 10 проценты);
–авыл хуҗалыгы – 6 (12%);
–төзелеш – 4 (8%);
–финанс – 0 (0%);
–ваклап һәм күмәртәләп сату – 26 (52%);
–халыкка хезмәт күрсәтү – 9 (18%).
Респондентларның штатында эшләүчеләрнең уртача күрсәткече дә гаҗәпләндерми: эшмәкәрләрнең 90 процентында хезмәт куючылар саны 10 кешедән артмый.
Сезгә елга ничә мәртәбә түбәндәге дәүләт органнары белән эш итәргә туры килә?
Муниципаль власть, МСУ органнары – елга 1-4 тапкыр; монополиягә каршы федераль хезмәт – 1-2; янгынга каршы күзәтчелек органнары – 1-3; кулланучылар хокукларын һәм кешеләрнең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт – 1-3; дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте – 1-2; җир участокларын бирү белән шөгыльләнүче учреждениеләр – 1; эчке эшләр органнары – 1-2; прокуратура органнары – 1; судлар – 1; салым органнары – 1-4; суд приставлары хезмәте 1 тапкыр.
Эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциянең тәэсиренә бәя куйганда, сорашуда катнашучыларның 72 проценты коррупциягә эләкмәгән, 27 проценты мәсьәләне ришвәт, бүләкләр ярдәмендә хәл итәргә туры килүен белдерәләр. Хәл итү дәүләт һәм җирле үзидарәләр органнары белән бәйле булган проблемалар барлыккка килгән очракта, эшмәкәрләрнең күпчелеге – 42 кеше (82 процент) аларны законлы юл ярдәмендә чишү юлларын эзләүләре турында белдерделәр. Бары тик 2 (4%) кеше генә формаль булмаган юл белән килешергә туры килүен әйтәләр.
Респондентларның өчтән беренең (32 %) йогынтылы таныш түрә ярдәмендә проблеманы хәл итүләре, 16 һәм 14 процентының моның өчен бүләк, 10 процентының акча бирүләре билгеле булды. Калганнары исә сорауга җавап бирергә авырсынганнар.
Чираттагы сорау фикерләрнең чуарлыгын, һәр эшмәкәрлекне алып баруның үз авырлыклары булуын күрсәтә.
Мамадыш районында эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен нинди сизелерлек каршылыклар күрәсез?
–югары салымнар – 15 кеше (30%);
–базарда кискен көндәшлек – 21 (42%);
–заемлы финанс средстволарына, җитештерү мәйданчыкларына, җиһазларга чикле үтемлелек – 2 (4%);
–кредитларга процентларның югары булуы – 17 (34%);
–административ каршылыклар – 3 (6%);
–икътисадый һәм хокукый тотрыксызлык – 16 (32%).
Коррупциянең төп сәбәпләренә бәя кую буенча респондентларның фикерләре түбәндәгечә: аларның өчтән бере (32%) диярлек коррупция өчен җәзаларның җитәрлек булмавын ассызыклый; 30 проценты килеп туган проблемаларны үзләре хәл итүне тизләтү теләге барлыгын белдерәләр; 24 процент респондент халыкның менталитетын сәбәп итеп алалар. Шул ук вакытта сорашуда катнашучыларның бер өлеше түрәләр өстеннән контрольнең җитмәве, җәмәгать контроленең булмавын әйтәләр, бары тик 6 проценты гына түрәләрнең хезмәт хакларының түбән булуына ишарә ясый.
Мәсьәләләрне “формаль“ булмаган юл белән чишүгә аларның ничек карауларына басым ясап, эшмәкәрләрнең фикерләрен өйрәнгәндә, респондентларның яртысыннан күбесенең үз проблемаларын бары тик үзләре рәсми ысуллар белән хәл итү һәм тиешле тәкъдимнәрне кабул итмичә чишәргә әзер булулары мәгълүм булды.
–Районда җирле органнар тарафыннан кече эшмәкәрлеккә ярдәм дәрәҗәсе турындагы сорауга бирелгән җавапларны өйрәнгәндә, респондентларның һәр дүртенчесе икегә бүленеп, “җитәрлек“ һәм “җитеп җитми“, дип җавап бирде, 54 проценты җавап бирергә авырсынды. Бу ни турында сөйли соң? Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: эшмәкәрлек алып баруда каршылыкларның килеп чыгуы эшмәкәрләрнең тиешенчә хокукый өлгергәнлеккә ия булмаулары һәм җәмгыятьтәге вакыйгаларга ориентлаша алмаулары белән дә бәйле. Аларга әле юридик, икътисадый белемнәр җитенкерәми. Бу алга таба эшчәнлекне алып баруга тискәре йогынты ясамыйча калмый. Икенче яктан, эшмәкәрләр җирле үзиадарәләр органнары белән бик “очрашмыйлар“, чөнки алар власть органнарыннан ярдәм эзләмиләр. Мондый мөһим эштә барлык чаралар да яхшы: эшмәкәрләргә дәүләт ярдәменең артуы, мөстәкыйль үсеш, хокукый белемнәрне арттыру. Шуңа күрә үз өсләрендә эшләргә кирәк. Көндәшлек, чыннан да, каты, кискен, – ди район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Олег Рылов.
Наталья Якимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев