Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурсы

Мамадышта “Мин – татармын“ конкурсы катнашучылары бүләкләнде

Халыкара туган тел көненә багышлап, ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалы һәм “Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе мәктәп укучылары арасында “Мин – татармын“ дигән иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгегә 5-11нче сыйныфларда укучы балаларны катнашырга чакырдык.

Конкурсның максаты булып социаль-актив, гуманлы, иҗади шәхес, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау торды. Борынгылар юкка гына: “Алтыдагы – алтмышка“, – димәгәннәр. Бала кечкенәдән үк туган телебездә сөйләшсә, моңлы җырларыбызны тыңласа, татар китаплары укып үссә генә киләчәктә: “Мин – татармын!“ – дип горурланып әйтәчәк. Бәйгегә шигырь, хикәя яки әкиятләрне кабул итик. Аларның иң яхшылары “Нократ“ газетасында басылып чыкты. Темалар – ирекле иде. Укучылар бәйгедә активлык күрсәттеләр. 30дан артык эш кабул иттек. 

 

Лиана Локманова,

К.Ә.Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицейның 7нче сыйныф укучысы.

Камилла Бабаниязова,

К.Ә.Вәлиев исемендәге 2нче санлы  лицейның 8нче сыйныф укучысы

Инзилә Салихова,

Дүсмәт урта гомумбелем бирү мәктәбе

Әмир Гайнанов,

К.Ә.Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицейның 6нчы сыйныф укучысы

Ислам Низамов,

Көек-Ерыкса урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Айназ Миннеханов,

Түбән  Ушма урта гомуми белем бирү мәктәбенең  7нче сыйныф укучысы.

Искәндәр Зиннуров,

Көек-Ерыкса урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Алия Гыймазова,

Кече Кирмән төп гомуми белем бирү  мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Айнур Газизов,

Кече Кирмән төп гомуми белем  бирү мәктәбе укучысы

Мәдинә Рәсүлова,

К.Ә.Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицейның 4нче сыйныф укучысы

Талия Галимханова,

К.Ә.Вәлиев исемендәге 2нче санлы  лицейның 6нчы сыйныф укучысы

Ришат Нәфыйков,

Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Дилә Зыятдинова, Шәмәк төп гомуми белем мәктәбенең   6нчы сыйныф укучысы

Алмир Мөхәммәтҗанов, Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы  гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Илсинә Мостафина Шәмәк төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныф укучысы.

Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фото Анны Лисиной

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев