Мамадышта “Без Тукайны сөйлибез“ әдәби проекты старт алды
“ТАТМЕДИА“ АҖ “Нократ“ (“Вятка“) филиалы коллективы әдәбият сөюче балалар арасында шул исемдәге конкурс игълан итә.
Бәйге бөек татар әдибе Габдулла Тукайның туган көненә багышлана һәм ул өч яшь төркеме: мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар өчен уздырыла. Ә шартлары бик гади: конкурсантлар Тукайның шигырьләрен татар яки рус телләрендә видеокамерага сөйләргә тиеш. Алар “Мамадыш ТВ“ телеканалы, “Нократ дулкыннары“ радиосы эфирларында урын алачак, шулай ук mamadysh-rt.ru адресы буенча эшләүче рәсми сайтыбызда һәм “Вконтакте“ социаль челтәрендәге “Есть контакт“ төркемендә дә урнаштырылачак. Язмалар сыйфатлы булсын өчен чыгышлар Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6нчы йорт адресы буенча урнашкан телестудиядә төшерелә. Шулай ук безнең иҗат төркеменең бәйгедә катнашучылар тәрбияләнүче яки белем алучы учреждениеләргә дә чыгу мөмкинлеге бар. Игътибар, конкурс түләүле! Бер кешегә анда катнашу 300 сумга төшә. Чыгышларны мәртәбәле жюри вәкилләре бәяләячәк. Нәтиҗәләр 26нчы апрель–Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк. Һәр яшь төркемендә җиңүчене диплом һәм кыйммәтле бүләк көтә.
Конкурста катнашу һәм аның шартлары хакында тулырак мәгълүмат 3-30-47 һәм 3-17-65 телефон номерлары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев