(хикәя)
Тагын төшенә керде Фәритнең Бөркет тау. Тоташтан чишмәләр тибеп торучы итәгенә килеп баскан да, кыя-ташлары арасыннан кайчандыр бу төбәкнең горурлыгы булган мәгърур кошларның ояларын күзли, имеш. Никадәр генә эзләсә дә, бөркетләре дә, оялары да күренми. Кыяларга кадәр менеп карамакчы була, тау итәгеннән ары китә алмый. Кайсы гөжләп агып, кайсы...
(хикәя)
Тагын төшенә керде Фәритнең Бөркет тау. Тоташтан чишмәләр тибеп торучы итәгенә килеп баскан да, кыя-ташлары арасыннан кайчандыр бу төбәкнең горурлыгы булган мәгърур кошларның ояларын күзли, имеш. Никадәр генә эзләсә дә, бөркетләре дә, оялары да күренми. Кыяларга кадәр менеп карамакчы була, тау итәгеннән ары китә алмый. Кайсы гөжләп агып, кайсы саркып кына утыручы йөзләгән чишмә суыннан ул тирәләр сазлыкка әйләнгән, камышларга кадәр үсеп чыккан. Ул яшь чакларда, юкә агачыннан улаклар ясап куелган, сулары Кирмәнкә елгасына ага иде. Ә улаклар тирәсендә, тау итәгендә хуш исле бөтнекләр үсте. Бөтен авыл халкы җәй буе алар белән чәй эчте. Кышка да әзерләп куйды. Авылыннан китеп, күп җирләр гизсә дә, сулышларны ярып, җанны иркәли торган андый бөтнекләрне башка бер җирдә дә очратканы булмады аның. Чираттагы ялы якынлаштымы, туган ягы әнә шулай, Бөркет тавы белән һәрчак җанын суыра башлый. Нурлы Аланга кайтмый калса, кыш буе бимазалаячак. Карлы-буранлы бер көнне кайтып килмәсә, ул төштән котыла алмаячак. Туган нигез сагышы, чит-ят җирләрдә төпләнеп калганнарның һәркайсын, барыбер үзенчә әнә шулай камчылый торгандыр.
Мең чакрым читтә яшәсәләр дә, бу юлы авылга үз машиналарында кайтырга булдылар. Сәлимәсе тиз ризалашты. Уллары Илдар да үсеп җитте инде. Юлда руль артында аны алыштыра ала. Соңгы тапкыр Нурлы Аланга гаиләсе белән кайтканда Илдар кечкенә иде әле. Хәзер инде инженерлыкка укып йөри. Тау инженеры булмакчы. Алар төпләнеп калган Кузбасс якларында бик кирәкле һөнәр. Кечкенәдән бик зирәк бала булды, аңа тартылды. Илдарына карый да хәзер, үзенең яшь чагы күз алдына килеп баса. Шул ук уртача буй, киң җилкә, көч-куәт ташып торган беләкләр, зәңгәр күзләр, кара чәч, калын кашлар. Йөз-кыяфәте генә түгел, холык-фигыле дә аңа нык охшаган. Күп сөйләшмәс, үзенекен өздереп әйтер. Аска карап сөйләшүе генә анасына тартым.
Авыл аларны гадәти тормышы белән каршы алды. Бөтен нәрсә элеккечә кебек, тик өлкәннәр генә сирәгәйгән. Әнисе дә бераз ябыгып киткән, җыерчыклары арткан.
Нигезләре нык әле. Алай гына да түгел, янкорма җиткергәч, тагын да яшәребрәк киткән. Төп йортта калган энесе Рамил хуҗалык җанлы булып чыкты. Кеше кайларга гына китеп, кемнәр генә булса да, үзенә тартып тора, атлыгып, җирсеп кайта торган төп нигезең булырга тиештер шул.
Узган ел гына кайтып китсә дә, туган йортның һәр почмагы, авыл урамнарының һәр карышы сагындырган. Күрешеп, исәнлек-саулык сорашып, чәй эчеп алгач, су буена төшеп китте. Үз турларындагы чишмәләрнең суын татып, җир җиләкләреннән авыз итеп йөргәләде дә, Бөркет тауга юнәлде. Әнисе үскән нигезнең, Зәйтүнә әбиләренең бакча башларында гына ул. Мәктәптә укыган елларында аннан җәен-кышын бидон белән суны аз ташымады. Юкә улаклар череп беткәч, авылларына килеп эшләп йөргән нефтьчеләрдән озын торба алып, иң мул чишмәсеннән суны инешнең бу ягына чыгарганнар иде.
Ни гаҗәптер, Бөркет тау елдан-ел биегәя бара кебек. Яры текәләнгәнгә микән? Элекке заманнарда аның итәгеннән, сөзәкләп кисеп, атлы юл ясаган булганнар. Алар үскәндә анда сукмак кына калган иде инде. Ә чишмәләре һаман итәгеннән ун-унбиш метр өстәрәк, буеннан-буена тибеп утыра. Малай чагында нефтьчеләрдән:
- Бу авыл су өстендә ничек утыра микән? - дигәннәрен дә ишетеп калганы бар иде.
Нурлы Аланның астында зур гына җир асты күле икән. Бик тирәндә дә түгел ди. Дөрестер, чишмәләр бу кадәр күп булмас иде. Алардан бер чакрымда гына Тирәкле авылы бар, анда чишмәләр бармак белән генә санарлык.
Бөркет тау итәгендә дә, буеннан-буена тар гына күл хасил булган. Ә инеш әбиләре бакча башына таба ярны ашап күченгән.
Тау итәгендә озак басып уйланып торды ул. Мәктәптә укыган елларында да, Казанга китеп студент булгач та, шуның иң текә, куркыныч җиреннән үрмәләп өстенә кадәр менәсе килгәне аз булмады. Тәвәккәллеге генә җитмәде.
Элек су буе тулы бала-чага була иде, хәзер берәүне дә тиз генә очратырмын димә. Картая бара авыл. Бер заман аларның Нурлы Аланы урынында да баз чокырлары, алабута-кычыткан баскан ятим пуҗымнар гына калыр микән?!! Алардан кул сузымындагы Әнчүтин, Шарманка, Кала тау, Дубровка, Подгорица, Яңа Алабуга, Каракүл авылларының эзе дә юк ич хәзер.
Күңеленә тынычлык эзләп төшкән булган иде, җанын бимазалаган авыр тойгылар белән кире кайта.
Алар бөтен урамнары белән чыр-чу килеп су коенып үскән ындыр буасы да юк инде. Вак таш алу өчен, чирәмлекләрне бульдозер белән эттереп, ертмачлап бетергәннәр. Су буйлары шыксызланып калган. Моннан таш чыгармасалар, беткәндер басуда урын!
Көтү кайткан, әнисе сыер савып кергән. Банка белән җылы сөт салып бирде.
Авылда беренче көн шулай үтеп китте.
Бүген тагын төшенә Бөркет тау керде. Тик бу юлы ул, аның яшь чагындагы кебек, бөтнекләр сарган итәкле иде. Кыя-ташларына бөркетләр кунаклаган. Алар күп, санап бетерерлек түгел. Кайсы киң канатларын җилпеп биеккә-биеккә күтәрелеп китә. Кайсы кире үз оясына, балалары янына төшеп куна. Ә тауның өстендә - колач җитмәслек мәгърур имәннәр. Чишмәләре исә азрак. Берәү, икәү, өчәү... Аз булса да, мул сулы алар. Тауның күкрәгеннән ургылып-ургылып чыгалар. Кирмәнкә елгасы да кечкенә түгел, ярларына тулып ага.
Менә нинди булган икән элек Бөркет тау! Биек, текә булганга шулай атаганнардыр дип йөри иде, чын бөркетләре булган икән аның!
Исе китеп тора иде, каршына дәү генә бер бөркет төшеп кунаклады. Үзе муенын боргалый-боргалый аңа нидер әйтмәк була. Ул кымшанырга да куркып тик басып тора.
Аның янәшәсенә башкалары да төшеп кунаклый башлады, аны сырып алды. Ә аның бөтен гәүдәсеннән хәле китте. Бөркетләр аңа карап торды-торды да, дәррәү күтәрелеп очып китте һәм тау башына барып кунды. Әйтерсең, аны үзләре артыннан өскә чакыралар иде.
Шул мизгелдә яңадан уянып китте ул.
Таң аткан да икән инде. Әнисе көтү куып йөри бугай. Урамнан мал-туар авазы килә.
Озак уйланып ятты ул. Бөркет тауның болай төшенә бер-бер артлы керүе юкка түгелдер. Ниндидер галәмәте бардыр моның. Бала чагында үзенең шул тауга үрмәләвен күргәли иде ул. Үрмәли-үрмәли, әмма менеп җитә алмый. Уртасын узгач, аягын терәгән таш убылып аска оча. Шул мәлне эре-эре бөрчекле салкын тиргә батып уянып китә. Балалыктан узганнан соң ул төше керми башлаган иде.
Торып ишегалдына чыккач:
- Ник болай иртә тордың, улым? Йоклыйсың калган, - дип әнисе аптырап калды.
- Әллә нигә күзгә йокы керми, - дип кенә җавап кайтарды ул. Һаман бер төш йөдәтүен әйтә алмый ич инде.
Юынып, җиңелчә генә капкалап алды да, су буйлап Бөркет тауга китте. Өйдәгеләрнең берсенә дә бу турыда бер сүз әйтмәде. Теләсә дә, моны нәрсә дип аңлата алыр иде соң ул?!
Тау итәген тибрәлеп торучы зәңгәрсу рәшә чолгап алган иде. Ул килеп баскач, үлән арасыннан озын аяклы су кошы пырхылдап очты. Күл тирәсе буеннан буена күләгәдә әле. Бу тирәләрдән күләгә кояш өскәрәк күтәрелгәч кача. Чөнки тау артыннан чыга ул. Иртәнге як булганлыктан, һава бераз салкынчарак та. Чирәмнәрдә әле чык күп.
Тауга турыдан ничегрәк менеп була икән соң? Күлне узуга тоташтан текә кыялар башлана. Аларның аскы итәкләре, чишмәләр тибә башлаган урыннан, юпь-юеш.
Төшендә кайсы тирәдән менә иде әле ул? Эзли торгач, җайлырак урын табыла иде ич.
Әһә! Исенә төште! Иң күп сулы чишмә янәшәсеннән күтәрелә башлый. Ул тирәдәге ташлар кырлы-кырлы. Тотынып менәргә мөмкин.
Күлмәге белән чалбарын салды да, монда гына калдырыйм микән соң дип, бер мәл уйланып торды. Аннан үзеннән калдырмаска, каешы белән арттан җилкәсенә бәйләп куярга булды. Кире төшеп йөрмәс, тау өсләтеп кенә кайтып китәр.
Күлнең суы тездән генә булса да, боздай сап-салкын. Чишмә суы шул. Төбе ташлы. Егет чагы түгел, аякларын көзән җыера башлаганчы дип, тиз-тиз генә атлап чыкты.
Өстән ишелеп төшкән эрерәк юеш ташларны сайлап, аларның берсеннән-берсенә сикерә-сикерә тау итәгендәге беренче олы гына кыя-ташка якынлашты. Аның өстенә менә алса, икенчесенә, өченчесенә үрмәләргә мөмкин. Яшькелт суүсемнәр сарган йөзе буйлап, тая-тая булса да, барыбер менеп җитте ул аңа. Арасыннан чишмә агып чыгучы ике комташны да узды. Тагын бераз үрмәләсә, чишмәләр юешләгән урынны аста калдыра алачак. Ә аңынчы текә генә күтәрелеш бар әле. Бераз тын алып торды да, тагын кузгалды. Астан тау бик текә, куркыныч булып күренсә дә, ташлар арасында ярыклар, тотыныр, аяк белән басар урыннар байтак икән. Куркынычның күзе зур дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Һәр олы эш башта ерып чыкмаслык булып тоела бит. Тәвәккәлләп керешкәч, акрын-акрын барыбер очына җитәсең. Мәлҗерәмәскә, тотынган эшеңне ярты юлда калдырмаска, кул селтәмәскә генә кирәк. Тормыш андыйларны яратмый. Бер эздән чыксаң, кешедән артта калсаң, тиз генә куып җитә алмыйсың. Хәзерге заманда бигрәк тә. Җиде иләктән или бүген сине язмыш, таш тегермәндә рәхимсез тарта. Буыннары, рухлары зәгыйфьләр аның аша уза алмый.
Ярыкларга ябышып өскә үрмәләвен дәвам итте. Кояш тау артыннан килеп чыкканчы югарырак менеп калырга кирәк. Өскә - кояшка карап күтәрелеп булмаячак. Күз чагылачак. Ә аска карап торсаң, биеклектән башың әйләнеп китәчәк. Үз уйларын үзе тикшерергә теләгәндәй, аска күз салган иде, тез буыннары калтырап куйды. Ун-унбиш метр җир дә өстән бик биек булып тоела икән. Әйтерсең, упкын өстендә эленеп тора.
Юк, башка артка борылып карарга кирәкми!
Тагын бераз менсә, баскыч кебек торучы олы гына ташка җитәчәк. Аның өстендә иркенләп ял итеп, буыннарын язып алырга да мөмкин булачак. Тик ничегрәк күтәреләсе соң аңа?
Әһә! Башта сул яккарак күтәрелеп, аннан уңга күчеп була икән! Уңга күченгәндә, аздан гына бер аягы таеп китмәде. Ярый әле куллары белән ныграк тотынган иде. Көтелмәгән хәлдән бөтен гәүдәсе чемердәп куйды. Тәне белән тигезле-тигезсез ташларга сыенган килеш, хәл җыеп торырга мәҗбүр булды.
Шайтан алгыры! Тау өстенә менеп җиткәнче тагын ничә тапкыр үлемнән калыр икән ул?! Инде артка чигенер, кире төшәр әмәл дә юк. Кыядан төшү, менүгә караганда, мең тапкыр авыррак.
Уңга күчә-күчә, тәки кыядан бүлтәеп чыгып торган ташка барып җитте ул. Җайлап кына өстенә менәсе калды.
Кытыршы йөзе буенча үрмәләгәндә, очлаеп чыгып торган бер урынына тезен дә бәреп алды.
Хәзер шул гына җитмәгән иде аңа! Тезләрен, аяк-кул бармакларын сыдырып бетерсә, калган ягын ничек менәр! Әле ярый каты бәрелмәде.
Тырмаша торгач, ташның өстенә менеп җитте. Ә анда тип-тигез мәйданчык икән. Тау эченә мәгарә кебек кереп китә торган урын бар.
Чү! Чын мәгарә түгелме соң анда?! Ташның өстеннән тау куышы кереп китә бит. Менә тамаша!.. Ә астан бер нәрсә күренми. Авызы кечкенәрәк итеп ясалганга, авыл ягыннан да шәйләнмәгәндер.
Кесәсендә шырпы бар иде бугай. Эченә кереп, тикшереп чыгарга кирәк.
Җилкәсеннән киемнәрен сүтеп алды. Чалбар кесәсеннән шырпысы төшеп калмаган. Шактый гына тулы да икән. Тәмәке тартмаса да, кесәсендә шырпы йөртү гадәте бар аның. Юк-юк дигәндә дә, кирәге чыгып куя иде. Менә бүген дә файдасы тиде.
Авызы кечкенәрәк булса да, эчкә кергән саен мәгарә зурая бара. Шактый гына озын да икән. Унбиш-егерме метрлап булыр. Эчендә коп-коры. Ник бер урында юеш булсын!
Түрдә ниндидер сандык тора түгелме соң? Янына юан таяклар да сөяп куелган. Башларына очлы тимерләр беркетелгән. Сөңгеләр ич болар! Имән саплылар. Агачлары да нык сакланган әле. Чери дә башламаганнар.
Каян килгән монда алар? Сандыгында нәрсә бар икән? Сөңгеләрнең берсен алып өстенә суккалап карады. Тышы тимердән эшләнгән булган. Доңгырдаган тавыш килми. Димәк, буш түгел.
Йозагы кай тирәдә икән соң моның?
Капкачын күтәреп караган иде, бикләнмәгән булып чыкты. Җиңел генә ачылып китте.
Ә эчендә - …алтын-көмеш, асыл ташлар!!!
Артына егылып китә язды. Үз күзләренә үзе ышанмыйча торды.
Олы бер сандык хәзинә!!!
Көтелмәгән табыштан башына шаулап кан йөгерде. Күз аллары әлҗе-мөлҗе килде.
Миллион гына түгел, миллиардлар бит монда! Кем уйлаган шулай көтмәгәндә-уйламаганда хәзинәгә юлыгыр, өстенә бәхет ишелеп төшәр дип. Сөйләсәң кеше ышанмаслык хәл.
Хәзер ул бай була түгелме соң?! Ул байлыкны урнаштыра белергә генә кирәк.
Нинди хәзинә, кем хәзинәсе икән соң ул? Тау куышларының бу якларда бөтенләй очраганы юк. Димәк, аларны яшерү өчен махсус ясаганнар мәгарәне.
Әллә Казан ханнарының югалган хәзинәләре микән? Ул бәләкәй чакларда әбисенең бу тирәләрдә Сөембикә ханбикәнең җәйләүләре булган, дип сөйләгәне бар. Утар елгада Сафа Гәрәй белән чатыр корып ял итеп киткәләгәннәр. Табигать гаҗәеп матур шул Нурлы Алан якларында. Урманнар белән каймаланган кырлар, үзәнлекләр, бихисап чишмәләр. Чишмәләренең һәркайсының үз тәме. Шул вакытларда Бөркет тауны күңеленә ошатып, кирәге чыгар дип, куыш казытып куюы да бар.
Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел. Авылларында да, бу тирәләрдә дә моның кадәр хәзинәгә ия булган байлар яшәмәгән. Сафа Гәрәй үзе яшермәсә, якыннарының берәрсенә васыят итеп калдырган булгандыр. Байлыкның бик борынгы икәнен сөңгеләр дә сөйли. Казан галимнәре Кабан төбеннән эзли торган, Явыз Иван яу белән килгәч яшерелгән хәзинәнең бер өлеше монда ук алып киленгән булган алайса. Тарих үз серләрен барыбер бер чишми калмый ул.
Хәзер бу тауның өстенә менеп, хәзинәне кешегә сиздерми генә алып кайту турында уйларга кирәк. Монда өстән баулар төшереп тә була. Чит-ятлар күрмәсен дисәң, төнлә эшләргә мөмкин.
Йөрәге урыныннан кузгалган иде инде. Таш өстенә чыгып, менәр юлын күзәтергә кереште. Куркыныч урыны ун метрлап кына калган икән. Аннан сөзәгрәк җир китә. Тагын бераз өстәрәк кәҗә сукмагы бар.
Нибары унбиш метр ара! Монда кадәр менеп җиткәч, анысын гына уза алыр инде!
Бар зиһенен байлык биләп алды. Башка бернәрсә турында да уйлыйсы килми. Хәзинә табу бу кадәрле дә иләсләндерсә иләсләндерә икән кешене. Сатып аласы ике катлы коттедж, утырып йөрисе чит ил машиналарына, Кариб диңгезе буенда ял итеп йөрүләре күз алдына килде.
Гомере буе җир тырмашып эшләде, тырышты - мантый алмады. Эшләп алган акчасына кемнең генә мантый алганы бар соң? Хәзер аңа өй дә салып, машина да алып булмый. Кесәңә кырыйдан кертә белсәң генә кешечә яши аласың.
Ярый әле көн сүрәнләнеп киткән, күк йөзен болыт каплап алган. Кояш инде тау артыннан күтәрелгән булыр иде. Авыл ягыннан салкынча яңгыр җиле дә исә. Печән өсте җиткән саен көтмәгәндә явып киткәли ул. Быел гына гадәтен бозмас.
Тәвәккәлләп, яңадан өскә үрмәли башлады. Йөрәге ашкынгангамы, җәһәтрәк һәм тизрәк күтәрелә алды ул бу юлы. Әллә калган өлеш менү өчен җайлырак булдымы, тырыша-тырыша үрмәли торгач, сукмакка менеп тә җитте.
Йә, Хода! Котылды бугай! Калган өлешне сукмак буйлап кына күтәрелергә мөмкин. Кәҗә йөргән җирдән кеше узмый калмас.
Күкрәген тутырып җиңел сулап куйды да, борылып авыл ягына күз салды. Моннан бөтен Түбән оч уч төбендәгедәй күренеп тора. Әнә клуб, мәктәп, ферма, Рамиләләр урамы. Шул исем хәтеренә килүгә, йөрәген чеметтереп, яшьлек яры исенә төште.
Сигезенче сыйныфтан дуслашып йөри башлаганнар иде алар. Мәктәптә бергә укыдылар. Ул Казанга китеп институтка кергәч, Рамилә Алабугада фельдшерлыкка укый башлагач та аралары суынмады. Сагынышып очраштылар, аерылыша алмыйча таң аттырдылар. Институттан соң ул армиягә китте. Кыз күрше авылда эшли башлаган иде инде. Солдат хезмәте тиз узды. Кайтыр вакыты җитеп килгәндә кемдер аңа Рамиләне яманлап хат язды. Имеш, ул юкта берәү белән йөри башлаган да, корсак төшергән. Шул хәбәрдән соң, кызга гына түгел, әти-әнисенә дә хат язмады ул. Кайткач, энесеннән барысын да сораштырган иде, йөрәген өшеткән хәбәр ялган булып чыкты. Әмма күңеле сүрелгән, мәхәббәте сүнгән иде инде. Кыз ягына башка аягын атлыйсы килмәде. Рамилә сулган мәхәббәтләрен тергезергә тырышып караса да, бернәрсә дә барып чыкмады.
Бер айдан Фәрит Кузбасс якларына чыгып китте. Шунда эшкә урнашып, төпләнеп калды. Адресын каян юнәлткәндер, рәнҗүен әйтеп хат язды аңа Рамилә. Аның бу хаты да җавапсыз калды. Тагын бер елдан ул шул якларда туып-үскән Сәлимәне очратып, өйләнеп җибәрде. Яшьлек яры да кияүгә чыккан, тик ул өйләнеп өч ел узгач. Мәхәббәте кире кайтмасмы дип, өч ел көткән Рамилә. Ә ул үз тормышына чумган иде инде. Язмышларының башка аларны очраштырганы булмады. Ничек яшәп ята икән хәзер? Һаман рәнҗешен оныта алмый микән?
И, дөнья, диген! Ярата иде бит ул аны. Өзелеп-өзелеп ярата иде. Бергә булып, малайлар-кызлар үстерү турында хыялландылар. Барысы да бер хат аркасында чәлперәмә килде. Тормышта андый кисәк борылышлар, тайпылышлар булгалап тора шул. Бер адым бөтен язмышыңны икенче эздән борып җибәрергә мөмкин. Еш кына шулай була да.
Аңа ялган язып Рамиләне үзенә каратырга теләгән күрше авыл егете барыбер морадына ирешә алмаган...
Бөтен барлыгын биләп алган авыр тойгыдан арынып җитә алмыйча кире борылды да, кәҗә сукмагыннан өскә менеп китте. Тау башына күп калмаган иде инде. Бер-ике кул сузымы гына күтәреләсе. Ә анда җиңүче булып менеп җитәчәк ул. Бала чагыннан ук төшләренә кереп йөдәткән хыялы тормышка ашачак.
Шулай дип уйлап бетерүе генә булды, баскан кечкенәрәк кенә ташы шуып китте.Тотынып кала алмады, үзе дә тез башларын сыдырып, тырнакларын каерып шуып төшә башлады. Ник бер ташка тотынып булсын! Үлеме шушы микәнни?!!
Текә җиргә җитеп, упкынга да очты. Барысы да шул дәрәҗәдә тиз булды ки, башына башка бер уй керергә дә өлгермәде. Тау итәгенә төшеп бәрелгәнче йөрәге ярылган иде инде…
* * *
Кичке якта түбән оч малайлары аны камышлар арасыннан табып алды. Икенче көнне әтисе кабере янында гәүдәсе гүргә иңдерелде.
Авылны бик озак төрле сүзләр иңләде. Ник йөргән ул Бөркет тауда? Ни эзләгән? Берәү дә бу сорауларның очына чыга алмады. Рамилә генә әлеге тауның кечкенәдән Фәритнең төшенә кереп йөдәтүен белә иде.
- Минем рәнҗеш кенә төште, - дип тәкрарлады ул ялгыз калган чакларында.
Үз тормышы белән яши башлаган икән, яшәргә дә яшәргә кирәк аңа. Барысын да йөрәгенә алып, уйланып йөри башласа, үзенең дә гүргә керүе бар. Үлгән артыннан үлмиләр. Бер күңеленнән чыгарып ташлаган иде бит, яңадан онытыр.
Гаиләсе Фәритнең җидесен үткәргәч авылдан китеп барды. Бу әле аларның да соңгы кайтулары булмас.
Ә тарих үзенең серләр капкасын яңадан япты. Ул серләрне Фәрит үзе белән алып китте. Ачылырмы алар берәр вакыт, юкмы, әйтүе кыен. Дөнья булгач, бәлки, киләчәктә Нурлы Аланда тагын бер тәвәккәле табылыр, Бөркет тау кыяларына менеп карар, ханнар хәзинәсен табар әле. Үз язмышын һәркем үзе яза.
Тауга бөркетләр генә башка ояламас. Горур кошлар биеклек, киңлек, ирек сөя. Картая баручы авылны күптән ташлаган алар.
Нет комментариев