Шәдче кызлары модадан калышмый: зәвыклы киемнәрне үзләре тегеп кия
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, кул эшләренә өйрәтү, гореф-гадәтләрне белү, аларны саклау буенча тиешле төшенчәләрне аңлату ата-анага, укытучыга тапшырылган әманәттәй изге бурыч ул. Миләүшә Хәйруллина Үзебездә булган белемне, тәүфыйк һәм иманны балаларга бирү укытучы, ата-ананың-төп максаты. Бүгенге көндә эшне курыкмыйча, дөрес башкарырга, оештырырга бар осталыгын бирә Шәдче урта гомумбелем...
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, кул эшләренә өйрәтү, гореф-гадәтләрне белү, аларны саклау буенча тиешле төшенчәләрне аңлату ата-анага, укытучыга тапшырылган әманәттәй изге бурыч ул.
Миләүшә Хәйруллина
Үзебездә булган белемне, тәүфыйк һәм иманны балаларга бирү укытучы, ата-ананың-төп максаты. Бүгенге көндә эшне курыкмыйча, дөрес башкарырга, оештырырга бар осталыгын бирә Шәдче урта гомумбелем мәктәбе укытучысы Гөлнара Хәйдәрова. Технология дәресләре -7-8 сыйныф кызларының көтеп алган, иң яраткан сәгатьләре. Шулай мөмкин дә түгел: технология ул коры фән-дәрес кенә түгел, укытучы аңа бөтен җан җылысын, сәләтен салган, могҗизалар дөньясына әверелдергән. Хәзер яшьләрне сүгәргә бик остарып киттек, үзебезнең яшьлекне искә төшереп, үз-үзебезне мактап, аларны максатсызлыкта, булдыксызлыкта гаеплибез. Ләкин онытып җибәрәбез, кем тәрбияләде соң аларны шундый итеп, үзебез түгелмени?
Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Тегү, чигү, сәйлән белән нәкышләп калфаклар эшләү, аларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Хәзер күзләр гел бөртөрлелектән арып бетте. Өйгә керсәң, һәркемдә бертөрле мебель, тәрәзәләрдә чаршау булса да, шул ук бер төрле келәм, паласлар. Урамга чыксаң, эчпошыргыч рәвештә бертөрлелек. Һәр хатын-кыз өстендә итәк-кофта, чалбар, шулкадәр охшашлык-әйтерсең консерва банкалары. Ә бит башкалардан аерылып тору өчен кечкенә генә бер нәрсә кирәк: тегә, чигә, бәйли белү, кечкенәдән шуларга өйрәнү. Кызлар-булачак әниләр. Алар әле тормышка чыкканчы ук күз алларына китерергә тиешләр: аның улы, кызы ничек киенеп йөрер, ул торасы йорт нинди булыр?! Иң элек үзебез торган йортта без уңайлык, җылылык (сүз температура турында түгел), җанлылык булдырырга тиеш. Үз кулларың белән чиккән мендәр тышлары, урын җәймәләре искиткеч ямь бирә бүлмәгә.
Балаларга күп әйбер кирәкми: инә, төсле җепләр, материя. Модасы чыкты хәзер аларның дигән сүзне ялкау, булдыксыз, матурлыкны аңламаган, яратмаган хатын-кызлар гына әйтә. Үз кулларың белән бәйләгән свитер, кофта, күлмәк, итәк кигән балаларыңны күрү күңелгә зур сөенеч, куаныч бирә, горурлыгыңны арттыра. Чөнки алар кибеттән алынган, ясалма тукымадан тегелгән салкын, зәвыксыз әйберләр түгел. Аларны бәйләгәндә, теккәндә, чиккәндә син җан җылыңны биреп, һәр җөе саен яхшы теләкләр тели-тели, чын куаныч белән эшлисең, беләсең, болар беркемдә дә юк, синең балаларың өстендә генә, синең ирең беркайчан туңып йөрми, син бәйләгән свитер, син бәйләгән оекбаш кигән. Димәк син гел аның белән бергә, алар янәшәсендә, алар да моны тоялар, үзләрен ышанычлырак тоялар, көчлерәк сизәләр. Бу рухи якынлык дип атала. Гөлнара менә шушы һөнәрләребезне оныттырмаска, аларга карата хөрмәт белән карарга, гореф-гадәтләрне яратырга өйрәтә. Беренче чиратта бу эшләр балаларга зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны, тирә-як белән гармониялелекне тәрбияли һәм тоя белергә өйрәтә. Кызлар гобелен туку, сәйлән, бисер белән чигү, квилинг төре белән (кәгазь һәм атлас тасмалар бөтереп, күпертеп туку) альбом тышлары бизиләр. Гобелен туку белән Мәдинә Шәрифуллина һәм Альбина Петровалар Татарстан Республикасы әләмен, гербын тукыганнар.
Бу матурлыкка сокланып бетеп булмый. Пыялага роспись белән икона ясаганнар, сәйлән белән шамаилләр чиккәннәр. Фәридә Минһаҗева, Гөлназ Закирова, Гөлназ Сәлимҗанова, Света Львова, Гүзәл Исмәгыйловаларның кул эшләреннән күзне аерып алып булмый. Мондый үз куллары белән эшләгән иҗат җимешләрен әти-әниләренең, туганнарының, дусларының бәйрәмнәренә бүләк иткәндә нур-өстенә нур бит. Алар беләләр: мондый бүләк аларда гына, кибет-базар бүләге генә түгел инде алар! Аларның кулларының җылысы, куаныч-сөенечләре нур булып, бүләкләренә күчә. Кулы һөнәр белгән кыз бала хәзинә бит ул, алардан менә дигән әниләр һәм тормыш иптәше булачак.
Гөлнара Хәйдәрова аларда үз халкыбызга хөрмәт һәм мәхәббәт кенә тәрбияләми, һәрьяклап камил килгән чын татар кызлары үстерешә, дөньяны аңларга, тормыш алып барырга өйрәтә. Мондый фидакарь укытучылар булганда әбиләребезнең, әниләребезнең гасырлар аша безгә килеп җитә алган һөнәрләре югалмас, оныкларыбыз аларны бу камил матурлыкны алга алып китерләр, халкыбызның данын күтәрерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев