Хозыр Ильяс адашы нәшидләре
Бик уңайлы нәрсә булып чыкты әле бу "ВКонтакте" социаль челтәре. Дусларымның, танышларымның тормышындагы һәр яңалыкны шуннан белеп кенә торам. Бүген иртән күренекле якташыбыз Ильяс Халиковның "Никах көне" дигән яңа клибына тап булдым. "Гыйбрәт алырлык вәгазьләр, әхлаклы-кызыклы уеннар, татар-дини җырлары белән сезнең туйны саваплы, күңелле, онытылмаслык итәбез!"-дигән белдерүе дә килеп чыкты....
Бик уңайлы нәрсә булып чыкты әле бу "ВКонтакте" социаль челтәре. Дусларымның, танышларымның тормышындагы һәр яңалыкны шуннан белеп кенә торам. Бүген иртән күренекле якташыбыз Ильяс Халиковның "Никах көне" дигән яңа клибына тап булдым. "Гыйбрәт алырлык вәгазьләр, әхлаклы-кызыклы уеннар, татар-дини җырлары белән сезнең туйны саваплы, күңелле, онытылмаслык итәбез!"-дигән белдерүе дә килеп чыкты. Мөселман туйлары үткәрергә керешкән бит егетебез. Уразбахтыныкы ул. Уңышларын мәктәптән бирле күзәтәм. Милли көрәштә җиңүләре, гармунчы һәм җырчы буларак сәхнәләр яулавы турында район газетасында хәбәрләр басылып тора иде. Аннары авылдашы күренекле җырчы Резеда Кадыйрова белән Мамадышта концерт куйганда күрдем. Авылдашлары өчен җанын фида кылырга әзер хезмәттәшебез Фирая Мингалиева аның һәр адымын барлап, гел мактап тора: "Менә ичмасам, булдыклы, өлгер кешеләр. Әниләре Зәйнәпбикә апаның хәлен еш беләләр, безнең әнигә дә күчтәнәчләр алып кайтырга өлгерәләр. Районда нинди бәйрәм булса да, җырларга чакыралар, барысына да кайта бит. Булдыра безнең авылдаш!" Кечкенәдән музыка һәм татарча көрәш белән җенләнгән егет Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетына юл тота. Курсташы Нурфия белән гаилә кора. Укуын Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институтында аспирант буларак дәвам итә. Бүген дә гыйльми дәрәҗәсен күтәрә. 2009нчы елдан бирле Россия Ислам университетында педагогика һәм психология укыта. Шәкертләргә татарча көрәш серләрен дә өйрәтә. Халыкка соңгы елларда заманча аранжировкадагы дини җырларга Коръән аятьләре кушып-нәшидләр җырлап, клиплары аша танылды. Ислам диненең җыр-музыкага карашы төрле булуы беребезгә дә сер түгел. Ильяс та озак уйлана бу турыда. Гарәп нәшидләрен ишетә. Һәм үз-үзенә: "Гарәпләр Аллаһы Тәгаләне мактап җырлый икән, ни өчен татар кешесе мөнәҗәтләр әйтмәскә тиеш?"-дигән сорау куя. "Нәшидләр үз тормышыбыз, үз рухи байлыгыбыз, үз динебез кебек мәңгелек һәм мөһим темалар турында булырга тиеш. Укытучы буларак, җырларымның яңа буынны тәрбияләүдә хезмәт итә алачагын, аның чисталыкны, намуслылыкны һәм тәкъвалыкны пропагандалауда булышлык итүен яхшы аңлыйм. Диндә шундый үзенчәлек бар. Музыкага карата шартлар дип әйтәбез без аларны. Дискотека рухында җыр җырларга ярамый. Җырлар мәгънәле булырга тиеш. Музыкаль инструментларга да үз мөнәсәбәтем бар. Җырларым аша кеше үзенең дөрес юлын табып, тормыш юлында уйланса, аны дөрес юлга кертүгә җырларым сәбәпче икән, мин шуның белән риза дип әйтәсем килә. Чөнки татар эстрадасындагы кебек "Мин йолдыз!"-дип йөрүне күз алдыма да китермим. Ә бары тик үземчә дөрес юнәлеш кенә бирәсем килә. Без хакыйкатьне һәм иманны аңларга, тәкъвалыкны сизәргә тиеш. Ислам кагыйдәләрен барысын да үтәү мөһим. Шул ук вакытта ул яшьләрне җәлеп итү өчен үз стилендә калырга тиеш. Әмма попса дәрәҗәсенә менәргә тиеш түгел инде,"-ди ул "Акчарлак" газетасы журналисты белән корган әңгәмәсендә. Әйе, Ильяс Халиковның нәшидләре-әдәп-әхлак кануннарын үтәргә, иманлы булырга чакыру нияте белән иҗат ителгән җырлар. "Әти-әнигә", "Укы Коръән", "Әй, бәндәм, иман китер!"... Күбесенең авторы-хатыны Нурфия. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Мәхәббәт җимешләре Исламия һәм Хәнифәне үстерә. Шигырьләр язуын дәвам итә. Иманлы гаиләнең бергәләп тудырган җырлары яшәү рәвешендә чагыла, чын йөрәктән башкарыла, шуңа күрә дә халык йөрәгенең түрендә урын ала.
Алсу Спиридонова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев