Ярыш географиясе киңәя
Түбән Ушма авылындагы Татарстанда шәхси акчага төзелгән бердәнбер спорт комплексына ачылганнан бирле "тынгылык" юк. Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында Татарстаннан тыш тагын Россиянең дистәгә якын төбәгеннән спортчылар киләчәгенә ышанмаучылар да булгандыр. Кызганычка каршы, андыйлар алдандылар. Хәтта, Кавказдан - Карачаево-Черкеск һәм Кабардино-Балкария республикаларыннан да "иреклеләр" келәмнәргә чыктылар....
Түбән Ушма авылындагы Татарстанда шәхси акчага төзелгән бердәнбер спорт комплексына ачылганнан бирле "тынгылык" юк. Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында Татарстаннан тыш тагын Россиянең дистәгә якын төбәгеннән спортчылар киләчәгенә ышанмаучылар да булгандыр. Кызганычка каршы, андыйлар алдандылар. Хәтта, Кавказдан - Карачаево-Черкеск һәм Кабардино-Балкария республикаларыннан да "иреклеләр" келәмнәргә чыктылар. Спорт сөючеләр белә булыр, әлеге төбәктә көрәш төре милли горурлык булып санала. Европа, дөнья чемпионатларында, җәйге Олимпия уеннарында илебез җыелма командасының нигезен Кавказ вәкилләре тәшкил итә. "Бездә ир бала биләүдән үк көрәшче булып үсә, дисәм дә, һич арттыру булмас, - ди Карачаево-Черкесктан ике шәкертен алып килгән остаз, үз авырлыгында Россия чемпионы булган, спорт остасы Мурат Тоторкулов. - Дустым Илшат Шәйдуллин чылтыратуга, икеләнеп тормадым, ике көрәшчене алдым да килергә булдык. Ә мондагы комплексны күргәч, бер ара һушымны җыя алмый тордым. Гади бер авылда шундый корылма төзесеннәр әле! Рәсәй буенча күп йөрергә туры килә, кайбер зур калалар да мондый комплекслары белән мактана алмыйлар. Чын фанат икән ул сезнең Рифат. Монда күргәннәремне дусларыма, танышларыма, һичшиксез, сөйлиячәкмен. Киләсе елга, Алла боерса, күбрәк шәкертләр белән киләчәкмен." Сүз уңаенда шуны ассызыклап үтәргә кирәк, кавказлыларның барысы да пьедесталга күтәрелде. Муратның ике шәкерте дә -Дахир Лайпанов (58 кг) белән Азамат Тоторкулов (63 кг) 1995-1997нче елларда туганнар арасында җиңүчеләр булдылар. Кабардино-Балкария вәкилләреннән берсе җиңү яуласа, икесе призлы урыннарны алдылар. Гомумән, егермегә якын команда составында 250 чамасы "ирекле"не җыйган ярышларда өч яшь категориясендәге (1991-1993, 1995-1997, 1998-2000нче елларда туганнар) спортчылар көч сынашты. Келәмнәрдә матур алымнар, спорт үҗәтлеген, хәрәмләшүләргә юл куелмавын, хөкемдарларның гадел хөкем итүләрен, җиңелүчеләрнең күз яшьләрен, көрәшчеләрнең бер-берләренә карата хөрмәтләрен күрергә насыйп булды. Әлеге төр белән шөгыльләнүчеләрнең гимнына әверелгән җырдагыча әйтсәк, алар келәмдә генә дошманнар, ә аннан чыккач, чын дуслар. Моның шулай икәнлеген комплекс залында берничә төбәк вәкиленең җыелышып, дусларча гәпләшеп торуларыннан чамалавы авыр түгел иде. Ә ярышларның "иң кызу" көне шимбәдә булды. Ярымфинал һәм финал бәйгеләрендә 78 көрәшче иң көчле исемен яулау өчен бил алышты. Шунысы сөенечле, аларның 17сен мамадышлылар тәшкил итте. Шулардан Илдар Шәкүров 15-17 яшьлекләр арасында - 54, Николай Елин - 85, Алексей Васильев (1998-2000нче елгы яшь категориясендә) - 41, 19-21 яшьлекләрдән Айнур Гатиятуллин - 60, Максим Горохов - 66, Айдар Шәрәфетдинов 96 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Дүрт "иреклебез" көмеш медальгә ия булса, калганнары бронза алдылар. Тольяттидан төбәгебез горурлыгы булган, билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионы Евгений Алипов чакыруын бер карусыз кабул итеп, 25 спортчы алып килгән остаз Валерий Капралов та шәкертләренең чыгышларыннан канәгать булуын белдерде. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга Рифат әфәнде әзерләгән Дипломнар, кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручылар мәртәбәле кунакларга, командаларның тренерларына, кайбер спортчыларга да махсус бүләкләр әзерләгәннәр иде. Районыбызда ирекле көрәшне күтәрүдә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән шәхесләр дә билгеләп үтелде. Бәйгеләрне ябу тантанасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов: "Турнир тәүге мәртәбә генә үткәрелсә дә, төерсез, оешкан төстә узды. Киләчәктә ул географиясен киңәйтер, катнашучылар саны да артыр, дип ышанам. Быел Питрау бәйрәмендә спорт бәйгеләре исемлегенә ирекле көрәшне дә кертергә уйлыйбыз," - диде. Аннары ярышларда катнашучыларга алга таба да келәмнәрдә җиңүләр теләде.
Николай Михайлов Айдар Шәрәфетдинов чираттагы җиңүен яулады. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев